Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАПНЫ МӘҖБҮРИ ЯРАТТЫРЫП БУЛАМЫ? (ӘТИ-ӘНИЛӘРГӘ КИҢӘШЛӘР)

“Хәзер бөтен яшьләр телефонда шууу-ууу-ууул... Менә безнең заманда...” Таныш сүзләр, әйеме? Әйе, чыннан да, хәзер бөтен яшьләр телефонда. Һәм бу инде табигый: алар телефон аша аралаша, мәгълүмат эзли, белем ала... Нәрсә дә булса эшли, тик һәрхәлдә укымый инде. Укыса да бии-ии-ик сирәге генә. Статистикага күз салсак, яшүсмерләрнең 20%ы  дәреслекләрдән кала башка китапны кулларына тотып та карамый икән. Моңа аларның теләкләре дә, вакытлары да юк. 16% бала аена берничә тапкыр китап ача. Монысы да мәктәптә кушканга күрә генә. Һәм нибары 30%ы гына үзләре теләп китап укый.  Ничек итеп яшүсмерләрне китап укырга, юк, китапны яратып укырга өйрәтергә соң?

1. Китапка мәхәббәт тәрбияләргә телисезме? Алайса балагызның кызыксынуларына да игътибар бирегез. Сезнең аңа классик әсәрләр укытасы килә, ди. Тик бу аның да шундый әсәрләргә күңеле тартуы турында сөйләми. Шулай булгач, ул үзе теләгән китапны укырга мөмкинлек бирегез. Бәлки, ул психология турында укырга ярата яки фантастикага тартыладыр?

2. Олылар да, кечеләр дә Скандивания һәм Америка язучыларының иҗатын бик ярата. Беренчедә бу авторларның әсәрләрен укырга җиңел, икенчедән, аларда сүз яшүсмерләр, аларны борчыган төрле мәсьәләләр,  аларның әйләнә-тирәдәге кешеләр белән мөнәсәбәте, бу дөньяда үз юлларын эзләүләре турында бара.

3. Балага үзе теләгән китапны сайларга булышыгыз. Китап кибетенә килгәч, ул күңеленә ятканын үзе сайлап алсын. Бу тулысынча диярлек рәсемнәрдән генә торган китап та булырга мөмкин. Бу очракта шушы рәсемнәр турында балагыз белән сөйләшегез, аның фикерләрен сорагыз. Диалог сүзлек запасын арттыра, сөйләмне яхшырта. Әгәр бала сатып алган китапны укымаса, сүгәргә ашыкмагыз. Сүз уңаеннан, сатып алу мәҗбүри түгел, китапханә дигән җир дә бар бит әле!

4. Балалар онытылып, йотлыгып укый торган китапларны ярата (кем яратмый инде!). Китап уку – ул мәгълүмат алудан тыш депрессиядән арыну, ял итү чарасы да әле. Бу турыда да онытмагыз.

5. Ничә яшьтә булуына карамастан, балага кычкырып укырга кирәк. Һәм бу бик мөһим. Әмма вакытында туктый да белергә кирәк. Ул теләгәч, билгеле. Әйе, балыгызга сез 7 яшендә дә, 18 яшендә дә укый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев