Логотип Идель
Бу – тема!

КИТАП БҮЛӘК ИТӘ ТОРГАН КӨН

Ә син беләсеңме, 14нче февраль Гашыйклар көне генә түгел, Халыкара китап бүләк итү көне дә икәнен? Әгәр "валентинка" урынына китап бүләк итсәң  - икеләтә бәйрәм ясарсың кадерле кешеләреңә.


Бәйрәмнең идеясе Америкада яшәүче Эмми Бродмурда туган. Аның малае “Ни өчен кешеләрнең бер-берсенә китап бүләк итү көннәре юк?” дип сораган. Хәзер әлеге инициативаны бөтен дөньяда хуплап алганнар.

Әлеге дата 2012нче елдан бирле бәйрәм ителә. Күптән түгел генә уздырыла башлавына карамастан, ул хәйран гына китап яратучыларны берләштерергә өлгергән.

Әгәр 14нче февраль валентинка белән бергә китап бүләк итсә, ничек шәп булыр иде! Китапның бит өр-яңа булуы да мөһим түгел. Төп максат – китапларга мәхәббәт уятуда. Җитмәсә, безнең киштәдә тузан җыеп яткан китап кемгәдер кызыклы, файдалы булырга мөмкин.

Дустым, әйдә, син дә әлеге бәйрәмгә кушыл.

ТАГЫН УКЫРГА:


ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛГӘН ТАТАРЧА 35 ӘСӘР


УКЫП БЕТЕРЕЛМӘГӘН КИТАПЛАР АСТЫНДА КАЛСАҢ…


АГАЧ… БЕЛЕМ ТАРАТА


КҮП КИТАП УКУ СЕРЛӘРЕ


КИТАПСТАГРАМЕР БУЛ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев