Логотип Идель
Бу – тема!

КИҢӘШЕМ: ТӨШЕРЕРГӘ, ТӨШЕРЕРГӘ, ТӨШЕРЕРГӘ!

Исеме: Назлыгөл Нәкыйпова

Туган көне: 20.12.2000.

Туган җире: Балтач районы Көшкәтбаш авылы

Инстаграм: @nakipova_n

Ул фотограф, нәфис сүз остасы, блоггер, күпсанлы конкурслар җиңүчесе... Аның һәрнәрсәгә үз карашы, төпле фикере бар. Кызыксынуларына караганда, кызыксынмаган шөгыльләрен санау күпкә җиңелрәк булыр иде. Кыскасы, мин сине барлык әлеге сыйфатларга ия булган Назлыгөл белән якыннанрак таныштырырга ашыгам!

 

– Ничек уйлыйсың: дөньяга объектив аша дөрес карый белү һәркемгә дә биреләме?

– Юктыр. Объектив аша дөрес карау өчен башкалар күрмəгəнне күрергə, башкалар тоймаганны тоярга, башкалар тапмаганны табарга, башкалар эзлəргə иренгəнне иренми эзләргә кирəк.

– Бүгенге көндә фотога төшерү синең өчен хобби гынамы, әллә күпмедер дәрәҗәдә һөнәргә әйләнә барамы?

– Һөнəргə үк əйлəнә димәс идем, әмма ул – иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Фотога төшерүлəрдəн җаныма рəхəтлек, көч алам. Юбилей, туй, никах кебек мəҗлеслəргə, фотосессиялəргə фотога төшерергə очынып барам. Тукай Печəн базарында язарына азык алган кебек, мин фотога төшереп, жаныма азык алып кайтам.

– Сайлаган һөнәрең турында да сөйләп үт әле. Сиңа бу һөнәрне сайларга кем яисә нәрсә этәргеч булды?

– Белгəнеңчə, мин Габдулла Тукай исемендəге Арча педагогия көллиятен тəмамладым. Əлеге уку йортын безнең нəселдəн 10-12 кеше тəмамлаган. Нəселебез – укытучылар нəселе, балаларга белем бирүдə аның 500 елдан артык стажы бар. Өебездә сүз гел мəктəп, уку-укыту турында булды. Бəлки, шуңа күрə дə əлеге һөнəргə өстенлек биргəнмендер. Аннары Арча педагогия көллияте дә студентларның ижади сəлəтен нык үстерə. Анда

укыганда фототүгəрəккə йөрдем, әлеге түгәрәкнең җитәкчесе Энҗе Рафаэлевнага да рәхмәтләрем зур.

– Үзеңне блоггер дип саныйсыңмы? Инстаграм аккаунтыңны алып бару теләгенә ничек килдең?

– Үземне блоггер дип санамыйм. Әйе, минем дә күпләрнеке кебек инстаграм аккаунтым бар. Анда мин гадәти тормышны, үзем белән булган вакыйгаларны чагылдырып барам. Соңгы арада шигырьләр сөйләп яздыру бик ошап китте. Кызыксынып караучылар, историяләремә җаваплар язучылар күп. Һәрберсен яратып, җавап бирәм.

– Кайчаннан кызыклы һәм тормышчан видеороликлар төшерә башладың? Идеяләрне каян аласың?

– Мәктәптә укыганда ук төшерелә иде. Бер видеоны да алдан планлаштырып, ниндидер идеяләр уйлап төшермим. Моментында башка килә дә, шунда ук төшереп куям. Кышын кар көрәү булса, җәен печән җыю, көтү саклау кебек тормышчан видероликлар төшерергә яратам. Андый видеоларны соңыннан карап утырырга да күңелле бит ул...

– Назлыгөл, синең сәхнә белән дус булуыңны да яхшы беләбез. Синеңчә, шигырь сөйләү һәм актерлык сәләте сиңа кемнән килгән?

– Əйе, мин сəхнəне яратам. Артист булмасам да, сəхнə миңа көч бирə. Əнием ягыннан Мөнир бабам бик матур җырлаган, тальян гармунда оста уйнаган. Ə əтием ягыннан Фəүзия əби гомере буе клуб мөдире булып эшлəгəн. Əтием дə гармунда уйный, жырлый. Əнием шигырьлəр яза, сəнгатьле итеп сөйли. Алар һәрдаим авылдагы концертларда актив катнашып киләләр. Боларның барысын да исәпкә алып, сəхнəне ярату əби-бабамнардан, əти-əнилəрдән күчкəндер дигəн нəтиҗəгə килəм.

– Кулларына беренче тапкыр фотоаппарат алганнарга киңәшләрең нинди?

– Мин үзем фотога төшерүне телефоннан башладым. Элек телефонның галереясы фотолар белән тула иде. Ә инде фотоаппарат алу мөмкинчелеге булгач, аның белән эш итә башладым. Киңәшем: төшерергә, төшерергә,

төшерергә! Һәрдаим фотога төшерсәң, фотографларның эшчәнлекләре белән танышсаң, үзеңә тәҗрибә туплыйсың, хаталарың өстендә эшлисең.

– Үзеңне бер сүз белән ничек тасвирлар идең?

– Тиктормас. Бер урында утырыра белмим мин. Миңа гел яңа танышлар табарга, ят урыннарда булырга, яңа жирлəр күрергә, сəяхəт итергә, спорт белəн шөгыльлəнергә кирәк. Хыялым: күп иллəрдə булу, биек тау башларына менү, океаннарның яр буйларынннан йөгереп үтү, самолёт белəн бер илдəн икенче илгə сəяхəт итү һәм, әлбәттә, шуларның һəммəсен фотога төшерү. Мин, тиктормас, әлеге хыялларымны чынга ашырырмын дип уйлыйм!

Гөлназ Әхмәдиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев