Логотип Идель
Бу – тема!

КИМСЕТӘЛӘРМЕ? ҮПКӘЛӘМӘ!

“Карале, күзлек кигән бит Рөстәм, о-о-о, очкарик, сәлам!” “Чистый ботан буып беткәсең инде, егетләр, карагыз әле, ботан” “Абау, Линара, шундый тазарган – пончик дип йөртә башларбыз ахры сине, шулай бит, кызлар?”

Мондый сүзләрне мәктәптә еш ишетергә туры килә. Күпләр, шул исәптән, ата-аналар, укучылар да боларга ниндидер бер уен, балаларга хас була торган җиңелчә исәрлек дип кенә карарга мөмкин. Ләкин аерым бер укучыларга карата булган кимсетүле мөнәсәбәтне һичшиксез кыерсыту, яки икенче төрле әйткәндә буллинг дип атарга кирәк.

Физик яктан мыскыл итүне танып белү берни түгел – укучы баланы эткәлиләр, төрткәлиләр, аның кара янган урыннары, киеме ертык була, телефонын яки берәр әйберсен тартып алырга мөмкиннәр. Ә менә вербаль буллинг исә катлаулырак.

Теләсә-нәрсә әйтү, кимсетүле кушаматлар тагуның берние дә юк, дип санаган олылар балачакта мондый хәлләр белән очрашмага, күрәсең. Я булмаса очрашып та моның турында оныткан. Ә шулай да кимсетүләр, укучы дәрестә җавап бирергә тырышканда көлү, ниндидер физик якларыннан яки характер үзенчәлекләреннән көлү – бу чып-чын буллинг. Буллинг объекты булган бала курку хисе кичерә, ул югалып кала, нишләргә белми, аның күңел халәте һәрвакыт төшенке була, башына теләсә-нинди уйлар килә.


Нәрсә өчен укучылар бер-берсен үчеклиләр, кимсетәләр соң?


Үчекләү дә, кимсетү дә теләсә нәрсәдән башланырга мөмкин. Гадәттә сыйныфта, мәктәптә, җәмгыятьтә кабул ителгән киенү, үз-үзеңне тоту, уй-фикер, тормыш рәвеше нормаларына туры килмәгән балалар 100% диярлек буллинг объектына әвереләләр. Абыеңнан калган искерәк куртка киеп килдеңме? Фамилияң берәр нинди кызык яки кимсетле сүзне хәтерләтәме? Артык яхшы яки артык начар укыйсыңмы? Һәрвакыт актив булырга тырышып, барлык чараларда катнашасыңмы? Вакыт-вакыт ялгыз калырга яратасыңмы? Берәр нәрсә әйтеп, үчекли башлауларын көт тә тор.

Үчекләүләрнең бик куркыныч ягы – аларның объекты булган бала бу сүзләргә үзе дә ышана башлый. Аның үз көчләренә ышанычы кими. Әгәр у укучының үзеннән “Сине нәрсәгә үчеклиләр соң?” дип сорасаң, ул “Чөнки мин юан/безнең өйдә телевизорыбыз юк/минем планшет юк/мин начар биим/мин барыннан да начаррак/мин акрын укыйм”, дип җавап кайтарачак. Аның үзе өчен ул башкаларга караганда начаррак дигән фикер инде берсүзсез хак булачак.

Әкренләп хәтта үзенә ышанган, аны ярата торган нормаль гаиләңдә тәрбияләнә торган бала да прессингка түзә алмый, начар укый башлый. Ул дәресләргә йөрми башларга, үзен битәрләргә тырыша. Ул үзенең ниндидер кимчелекләре барлыгы белән килешә.

Үсә төшкәч, мондый күңелсез тәҗрибә онытыла төшкән хәлдә дә укучының шәхесе формалашуга, рухи яктан сау-сәламәт, үзенә ышанган кеше булып үсүенә дә комачауларга мөмкин.

Шул ук вакытта әгәр укучы баланың дуслары бик аз, ул сирәкләр белән генә аралаша, әмма ул үзен мәктәптә яхшы хис итә икән, бу бары тик аның характеры турында гына сөйли – кайгырырга урын юк.


Сүзләр белән кимсетү кайчан башланырга мөмкин?


Башлангыч сыйныфларда мондый проблема, гадәттә, очрамый. Кече яшьтәге укучыларда әле укытучының абруе бик зур була, балалар аны тыңлыйлар. Ә менә башлангыч сыйныфны бетереп, 5-6 сыйныфларда укый башлау белән коллективта яңа авторитет барлыкка килә. Һәм балалар аның тирәсендә укмаша башлый. Еш кына мондый “укмашу”лар кемгәдер карата агрессия белдерү, кимсетүләргә китерергә мөмкин.

Корбан итеп сайланган укучыдан көлеп, үзеңнең төркемдә икәнлегеңне, көчеңне тоясың, кемнәндер көчле, өстен булыңнан эйфория сымак хис кичерәсең. Хәтта син турыдан-туры буллинг авторы булмасаң да, бары тик шаһит буларак кына әлеге хәлгә кереп киткән булсаң да, гадәттә шулай ук үчекләүләргә кушылып китәсең, һичьюгы аңа текләктәшлегеңне белдерергә тырышасың. Сиңа туктарга куркыныч, чөнки шул корбанны мыскыллаудан туктасалар, үзеңне кимсетә башлаулары бар.


Әгәр сине котырта, үчекли башладылар икән, нишләргә?


1. Беренчедән, бик гади хакыйкатьне аңларга, күңелеңә киртләп куярга: сине үчеклиләр икән, бу синең гаебең түгел. Әгәр әйләнә-тирәдәгеләр начар сүзләр әйтә, кимсетә икән, – бу аларның сайлавы, аларга шундый булу ошый, димәк. Әмма аларның сүзләре син әле һичшиксез алар әйткәнчә дигән сүз түгел. Шуны аңла: дөньяда ике бертөрле кеше юк, һәрбер кеше үзенчәлекле. Һәм синең үзенчәлекләрең ул синең шәхесеңнең аерылгысыз бер өлеше, алар сине начар яки кемнәндер ким ити, ә киресенчә тулыландырып, баетып тора. “Гарри Поттер”дагы профессор Дамблдорның карашларын искә төшерү дә комачауламас: ул кешенең бары тик күңелдәгесен, эчке матурлыгын гына күрергә тырыша. Аның өчен хәтта Волдемор да кеше буларак кыйммәткә ия, ул аның күңелен мәңгелек туңнан коткара торган юл тәкъдим итеп карый.

2. Кимсетләргә каршы торуның иң яхшы ысулы – аларга битараф калу, игътибар итмәү. Ләкин бу очракта чын-чынлап битараф калу мөһим.

Әгәр дә син тышкы яктан салкын боздай горур кыяфәт сакларга тырышып та, күзләрең очкын чәчә, битләрең кызара икән, сиңа тынычлана, кимсетүләрне колакка кертмәскә өйрәнергә кирәк. Ә менә чын-чынлап тыныч кала беләсең икән, буллинг тиз арада тукталачак – кайтаваз булмау кызык түгел һәм туйдырачак.

3. Кимсетүче, үпкәләтүчеләргә күнмәскә кирәк. Һәрбер кыерсытучы ниндидер нәтиҗә, реакция көтә. Әйтик, синең берәр нәрсәңне тартып алып, бер-берсенә ыргыта башладылар, ди. Алар синең шул әйберне тотарга тырышып йөгереп йөрүеңне көтәләр. Йөгермә! Тотарга, әйбереңне тартып алырга тырышма! Иң яхшысы – борыл да кит.

4. Әләкләү – начар. Әмма ниндидер күңелсез хәлләр озакка сузылса, әти-әниеңнән я булмаса абый-апаңнан киңәш сорарга була. Киңәш сораганда иплерәк итеп сора – арттырып, якыннарыңны котка салуың бар.

5. Стандарт булмаган рәвештә җавап кайтар. Сине үчекләүчегә рөхсәт бир (“Рәхим итеп үчеклә, миннән рөхсәт”) яки гаепне аңа кайтарып калдыр (“Әйе, синең шулай дип әйтергә яратканыңны сизенгән идем мин”). Сораулар бирү дә яхшы ярдәм итә – “О, нинди матур сүз! Ә тагын берәр нәрсә бармы?” Әлбәттә, синең үзеңне болай тотуың башта кире нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Әмма гадәттә кимсетүле сүзләр һәм гамәлләр бик тиз тәмамланачак – чөнки кызыгы калмаячак.

6. Бервакытта да кимсенмә! Үзеңнән-үзең көләргә өйрән! Бу киңәш универсаль, үз үзенчәлекләрең турыда беренче булып әйтеп, алардан көлә белү – бөек көч. Һәм бу көчне берәүгә дә бирмә.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев