Логотип Идель
Бу – тема!

КИЛӘСЕ АТНАГА ҖЫЛЫТАЧАКМЫ, ЮКМЫ?

Бу атна уртасында кабат эссе көннәр әйләнеп кайтачак. Кайбер чыганаклар буенча, ялларга һава 30-31 градуска кадәр җылыначак.


«Арктикадан салкын атмосфера фронты килү сәбәпле, республикада нык суытты. Киләсе атнада яңадан эссе көннәр килер дип көтелә. Мисал өчен, 20 июнь көнне көндез температура 26 градус кадәр җитәчәк», - дип вәгъдә итә КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев.

19 июньдә исә термометрлар көндезге сәгатьләрдә 25 градус җылылыкны күрсәтәчәк. Шул ук вакытта бу атна ахырыннан алып киләсе атна башына кадәр явым-төшем дә булырга мөмкин. 15-20 июнь көннәрендә һәркөн яңгыр явачак, дип фаразлана.

РФнең гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 17-18 июньдә 22 градус булыр дип көтелә.

«Җәйнең беренче аенда уртача температура 18−19 градусны тәшкил итәчәк. Бүген-иртәгә исә ул түбәнрәк була. Дүшәмбедән температура акрынлап күтәрелә башлар дип көтелә», - ди Переведенцев.




Җәй айларына сынамышлар:


– Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.


– Башта җылы җил булып, соңыннан җилле яңгыр булса, боз явар.


– Җәй көне яуган боз вак-вак булса, салкын булыр, ләкин ашлык уңар.


– Һава аксыл сары булып күренсә, аяз булыр.


– Җәй көне яңгыр болыты аксыл күренсә, боз явар.


– Су күбекләнеп акса, яңгыр тиз үтәр.


– Җәй бик кыздырса, явым булыр.


– Кояш баегач, әтәч кычкырса, көн аяз булыр.


– Яңгыр алдыннан балыклар су өстенә сикерер.


– Өйлә вакытында әтәч кычкырса, көн алышына.


– Вак черкиләр күбәеп китсә, яңгыр ява.


– Кичен бака кычкырса, көн җылы була.


– Өй тирәсендә карлыгач очып йөрсә, һава начар булыр.


Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев