Логотип Идель
Бу – тема!

КИГӘН КИЕМЕҢ ЗӘВЫКЛЫ, ТИК ЗЫЯНЛЫ ТҮГЕЛМЕ?

Кием сайлаганда, син, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәсең? Модагамы, уңайлылыккамы, әллә инде сәламәтлек ягыннан зарарсыз булуынамы? Иманым камил, өченче вариантны әллә ни уйлап тормыйсыңдыр. Эшне шул пункттан башласаң, ничек шәп булыр иде бит, ә! Чөнки кигән киемнәребезнең күбесе диярлек сәламәтлеккә зыянлы. Тар, ертык джинсылар, үкчәле аяк киемнәре...  Болар барысы да бүген матурлык «эталоны» булып саналып, берничә елдан баш бәласенә әверелмәсен иде!

Сәламәтлеккә зарар сала торган киемнәр турында Медицина профилактикасы республика үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы Роза Гомәр кызы Алимова җавап бирә:

– Әти-әниләр һәм балалар өчен кызу чор – уку елына әзерлек вакыты җитә. Җәй аенда  укучыларның күбесе  үсеп китә, һәм, әлбәттә инде, яңа кием сатып алырга туры килә. Ләкин мода артыннан куып, шуны да онытмаска кирәк: кием уңайлы булырга һәм яшүсмернең сәламәтлегенә зыян салмаска тиеш.

Тар джинсылар: зарарлымы-юкмы?

Джинсы, Мода, Разрыв, Современных, Стиль, Колено

– Яшьләр арасында джинсы чалбар аеруча популяр. Үлчәвеңә туры китереп алынса, алар уңайлы, теләсә кая киеп була торган. Тик бөтен җирне тартып торган кием сәламәтлеккә зыян китерә ала. Артык тар джинсылар оча-бот буынын тартып тора, нәтиҗәдә аның хәрәкәте чикләнелә. Мондый чалбарны киеп йөргәндә, умыртка баганасына өстәмә авырлык төшә. Шуның аркасында умыртка баганасының бил-койрык төбе сөяге (пояснично-крестцовый) бүлегендә остеохондроз барлыкка килә.

Тар, тыгыз джинсы чалбар буыннарны гына түгел, нерв һәм аяктагы кан тамырларын да кысып тора. Бу аяк януга, аларның тиз аруына, нәтиҗәдә кан тамырларының киңәюенә (варикоз) китерергә мөмкин.

Җитмәсә, артык тар джинсы чалбар кию малайларда да, кызларда да репродуктив  функциянең бозылуына китерә. Джинсылар ир-атларның җенси әгъзаларын тәнгә тартып тора. Бу исә күкәйлекләрдә температура күтәрелүенә, сперматогенез процессы бозылуына китерергә... һәм киләчәктә әти булу бәхетеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Ә кызларда тыгыз джинсы чалбарлар, җылы ел фасылында тышкы җенси әгъзаларның артык кызуы сәбәпле, йогышлы чирләргә, мәсәлән, вагинитка китерү ихтималы бар. Биле биек булган тар джинсылар эчнең өске өлешен кысып тора, шулай итеп, ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизе эшчәнлеген боза.

 Биек үкчәле аяк киеме: зарарлымы-юкмы?

Обувь, Туфли, Шпильки, Ножки, Мода, Женщина, Ноги

– Кызлар өчен уңайлы аяк киеме сайлау да бик мөһим. Ортопедлар 10 яшькә кадәрге кызларга үкчәсе 1,5 сантиметрдан да биегрәк булмаган аяк киеме кияргә киңәш итә. Ә 11 - 14 яшьлек кызларга – 2 сантиметрга чаклы. 4 сантиметрдан биегрәк үкчәле аяк киемен бары тик  18 яшьтән соң гына кияргә ярый, һәм көн саен түгел.

Әгәр кыз кеше көн саен биек үкчәле аяк киеме киеп йөрсә, бу гәүдә формалашуга йогынты ясый, умыртка баганасының кәкрәюенә китерә. Биек үкчәле аяк киемендә йөргәндә, тез буыннарына авырлык төшә, балтыр белән табанны берләштерә торган сөяк (голеностоп) һәм тез буыннарының урнашу почмагы үзгәрә, ә бу аларның имгәнүенә китерә. Артык басымнан бот буыннары һәм бил дә интегә. Ә биек үкчә киеп йөрү аркасында билнең артык борылуы (чрезмерный поясничный изгиб) кече оча әгъзаларында кан әйләнешен начарайта. Бу исә үз чиратында ялкынсыну процессларына китерә, балага узуда, карында бала йөртүдә  проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Галстук бәйләү зарарлы?

Косыночная Повязка, Галстук, Одежды, Костюм, Бизнес

Галстук бәйләү дә организмга начар тәэсир итә икән. Алман галимнәре тикшеренүләр нәтиҗәсендә шуны ачыклаган: артык кысып бәйләнгән галстуклар баш миенең кан белән тәэмин ителешен киметә ала. Шул ук вакытта күзнең эчке басымына да йогынты ясый, ә бу глаукома барлыкка килү өчен беренче сәбәп булып тора.

«Ялкын» күзәтүе:

*Джинсы яки гади чалбарларның балагын бөкләп кию (“подворотлар)

Женщина, Девочка, Леди, Люди, Мода, Стиль, Джинсы

Тарих ни ди?

Чалбардагы “подворотлар” – соңгы берничә ел тренды. Әлеге тенденция безгә Европадан кергән. Мода журналларын караганда, күз  шәп киенгән танылган кешеләр фотоларына төшә. Игътибарны бигрәк тә  джинсылардагы «подворотлар” җәлеп итә.

Киемнәрне (җиң, балак) бөкләп кию  әллә кайчан барлыкка килгән. Кариб юлбасарлары, үзләренең физик көчләрен күрсәтер өчен, ыштан балакларын бөкләп кигәннәр. Мондый ысул скинхедларга да ошап киткән. Ләкин бу тенденция тарихының башка версиясе дә бар. Үзләренең яраткан уенчылары өчен җан аткан футбол фанатларыннан килеп чыккан дигән фикер дә яши. Җанатарлар арасында бәхәс туганда, алар ыштан балагын бөкләгән. Бу «сугышырга әзер» дигәнгә ишарә булып торган.

Зарарлымы-юкмы?

Артык җилләнә торган ыштаннар аякларның туңуы һәм  өшүенә китерә ала. Җитмәсә, бу модага иярүдән тире корый, ул ярылып ук китәргә  дә мөмкин. Аяк туңу кан, лимфалар (кеше тәнендәге төссез сыекча, ул организмдагы бөтен тукыма һәм күзәнәкләрне әйләнеп чыга) әйләнешен начарайта. Боларның барысы да табан авыруларына китерә ала. Шулай итеп, гөмбәчекләр пәйда була. Кан әйләнеше начараеп, кайбер әгъзаларның эшчәнлеге зәгыйфьләнә, иммунитет үзгәрә, һәм ялкынсыну процессы өчен шартлар барлыкка килә.

Бабакай, әйт әле, син кайчан аяксыз калдың? Сугыштамы?

Юк, оныгым. Бу күптәннән, 2014 елда ук булды инде, ул елларда джинсы чалбарларның балагын бөкләп йөрү модасы чыккан иде...

* Ертык джинсылар

Җәйге челләдә ертык джинсылар кисәң, шул ук урынның кояшта януы бар. Хәтта танылган «The Sun» басмасы да мондый ертык чалбарларның сәламәтлеккә куркыныч тудыруын әйтә. Ә кышкы суыкта бөтен аягың катып-өшеп бетә ала.

Подъезд төбендә утыручы әбиләр:

Чалбарыңны эт тешләдеме әллә, балакаем?:)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев