Логотип Идель
Бу – тема!

КИЧКЕ УРАМ: Чыгам! Чыгармыйм! Чыгармагыз!

БИРЕМ: комендант сәгате ни өчен кирәк?

Бетеп баручы авылларга да җан керә торган вакыт җитте: шәһәр халкы, каникулга чыккан балалар җәйге ялга авылга кайтачак. Элек җәйне үсмерләр һәм яшьләр генә түгел, аларның кичке кыланмышларын пәрдә ярыгыннан күзәтергә яраткан карт-карчыклар да көтеп алган булса, бүген вазгыять бераз үзгәрде. Хәзер авыл урамында таң аттырып булмый – мәктәп укучылары өчен комендант сәгате кертелде. Ул кемгә кирәк(ми)? Бүген "Ялкын" журналы шул сорауга җавап табарга тырышты.

БИРЕЛӘ: ялын алдан кайгыртучы үсмер

Унбиш яшьлек кыз бала быел җәйге ялын май урталарында ук кайгырта башлады: букча барланган, планнар корылган, дусларына шалтыратылган... Һәмичке аш табыны артындагы сөйләшү югарыда телгә алынган биремнең тууына сәбәпче булды. “Участковый быел да кичләрен авылда йөрер микән?” Шул рәвешле табын артындагы сүз үзеннән-үзе комендант сәгатенә, аның кирәк булу-булмавы турында сөйләшүгә барып тоташты.

ЧИШЕЛЕШ

Беренче юл: канунга буйсынырга кирәк!

Монысы кире каккысыз таләп. Илдә, шул исәптән Татарстанда да, дистә еллап канунлы рәвештә комендант сәгате эшләп килә икән, моңа балигълык яшенә кермәгәннәр генә түгел, аларның әти-әниләре дә җитди карарга тиеш. Чөнки Гаилә кодексының 63нче маддәсендә әйтелгәнчә, баласының сәламәтлеге, физик, психик һәм рухи үсеше өчен әти-әнисе җаваплы.

Үсмерләр, куен дәфтәренә түгел, күңел түрендәгесенә теркәп куегыз: Татарстанда 18 яше тулмаганнарга 1 сентябрьдан 31 майга кадәр – 22:00-6:00 сәгатьләрдә, 1 июньнән 31 августка кадәр – 23:00-6:00 сәгатьләрдә урамда ялгыз (әти-әнисе яисә аларны алмаштырырдай якын туганыннан башка) йөрү тыела!

– Комендант сәгате белән килешүчеләр бер мин генә түгел, – ди таныш юристыбыз Рәмис Закиров. – Шул ук вакытта моны бала хокукларын бозу буларак кабул итүче әти-әниләрне дә күргән бар. Алар хаксыз! Үсмер төрле тискәре тәэсирләргә бик тиз бирешә. Начар гамәл кылып, полиция кулына килеп эләксә? Иң беренче чиратта менә шул якларын уйларга кирәк. Цивилизация алга киткән илләрдә үсмерләрне төнге сәгатьләрдә күңел ачу урыннарына кертмиләр бит.

Бала хокукын чикләү димәктән, берничә ел элек тәравих намазыннан кайтып барганда улларын хокук сакчылары тоткарлаган әти-әни белән сөйләшеп алырга туры килгәне булды. “Мәчет юлында булгач, качу турында уйламадым да инде”, – дип аңлаткан ул “кармакка” эләгүен.

– Безнең районда рейдлар даими уздырылып торса да, андый ук мәгънәсезлеккә барганыбыз юк, – дип үзләре башкарган эшләр турында сөйләде Теләче районында полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин. – Мәчеттән кайткан баланың башында түбәтәй, янәшәсендә авыл картлары, ә күңеле изгелектә була инде ул. Комендант сәгате кысаларында рейд уздыруның төп максаты – кемнедер тоткарлау түгел, ә тәртип булдыру. Кичләрен урамда үсмерләр юк, алар җинаять корбаны булмаган яисә үзләре начарлык кылмаган икән, бу – алып барылган эшнең нәтиҗәсе.

Икенче юл: әти-әнигә буйсынырга кирәк!

Районнарда кичке рейдларны полиция вәкилләре генә түгел, тулы бер комиссия уздыра. Ахыр чиктә эшне район хакимияте каршындагы балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тикшерә, штрафны да алар билгели.

Әти-әни, куен дәфтәренә түгел, күңел түрендәгесенә теркәп куегыз: балагыз канунга каршы килсә, җаваплылыгын да тотарга, штрафын да сезгә түләргә кирәк булачак. Кич чыгар алдыннан балагыз рейд уздыручылар белән качышлы уйнарга әзер булуын һәм әлеге уенда, һичшиксез, җиңеп чыгачагына ышандырмакчы була икән, күнергә ярамый.

– Баланы кичен тоткарланмаска ничек күндерергәме? Балага каршы килү, аны артыннан күзәтү ахыр чиктә ике арада низаг тудырачак, диярсез. Мәсьәләне хәл итүнең тыныч юллары да барлыгын онытмагыз, – ди мәгълүм бер үзәкнең гаилә психологы. – Гаиләгез өчен үз кагыйдәләрегезне булдырыгыз. Катгый рәвештә тыюлар булмасын. Әйтик, балага абый-апасы янәшәсендә урамда тоткарланырга рөхсәт итәргә була. Шул ук вакытта контроль һәрчак булырга тиеш. Әти-әни контроленнән башка гына бала һәр очракта да дөрес карар кабул итә алмый.

НӘТИҖӘ: комендант сәгате эшли, рейдлар уздырыла һәм бу җәй дә искәрмә булмаячак.

БИРЕМНЕҢ ҖАВАБЫ: коммендат сәгате иң беренче чиратта балигъ булмаганнарның иминлеге, төгәлрәк әйткәндә үсмерләр кырын гамәлләр кылмасын һәм аларга карата җинаять кылынмасын өчен кирәк.
КӨН МӘЗӘГЕ

Россиядә кайбер очраклар өчен 16 яшьтә, хәтта аннан иртәрәк яшьтә дә өйләнешергә рөхсәт бар, хатыны белән кич урамга чыгарга гына рөхсәт юк.




Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев