Логотип Идель
Бу – тема!

КИЧЕР МИНЕ, УКЫТУЧЫМ...

Бу «балалар» үз вакытында укытучыларга җитәрлек мәшәкать тудырган. Дәресләрне 5 кенә минутка тоткарлар өчен, көннәр, сәгатьләр буе план корган. Ә кемдер дәрескә барып та тормаган. Соңыннан тотылып, дисциплина өчен шелтәләр алган. Ә бүген алар – танылган артистлар, мәктәпләрен, укытучыларын зур хөрмәт һәм сагыну белән искә алалар.

Ринат Галиәхмәтов «Татар Малай», блогер:

«Мәктәптә укыганда, бик шук малай идем: гел коридорлар буенча йөгереп йөрдем. Тәнәфестә, котырганда, ялгыш кына сыйныфтагы шкафны аудардым. Берсендә, укытучы тәмам туеп, мине кызыл лента белән бәйләп куйды. Гел сагыз чәйнәгәнгә, сыйныф җитәкчесенең түземлеге бетеп, сагызны чәчемә ябыштырганы да булды.

3нче классларда булган хәл әле дә истә. Элек безнең мәктәпнең пыяла теплицасы бар иде. Сыйныфташ малай белән шунда кереп уйнадык. Таш алабыз да өскә атабыз – пыялалар чатнап янәшәбезгә ватылып төшә. Бер укытучы безне күреп алып куып чыгарды. Икенче көн линейкада бөтен укучылар каршына бастырып сүктеләр.

Бөтен кылган балачак “этлекләрем” көндәлеккә зур кызыл хәрефләр белән язылып барды. Хәзер менә шуклыкларым өчен бик үкенәм».

Алинә Әхмәтшина, җырчы:

«Мин мәктәптә уза торган бөтен концерт-чараларда җырладым. Тырышып укырга да өлгердем. Сәгатьләр буе дәрес әзерләдем. Укырга баргач, өйдә өйрәнгәннәрне тизрәк сөйләп бирергә ашыктым.

Тик дәрестә, яңа тема башласак, укытучыларның нерв җепселләрен тарткаладым. Аңламаган әйберне кат-кат укытучыдан сорап, йөдәтеп бетерә идем. Теманың асылын төптән аңлагач, берничә мисал белән дәлилләүләрен сорап туйдырып бетердем.

Укытучылар миңа: «Син – энерговампир», – дип әйтәләр иде. Тик бу сүз яхшы яктан чыгып әйтелә иде. Чөнки мин тизрәк яңа материалны үзләштерергә тырыштым. Ныклы белем алырга теләдем. Мине гаеп итмәсеннәр иде».

Айнур Каюмов, җырчы:

«Минем мәктәптә яратмаган бер фәнем бар иде. Шул дәресне укымас өчен, иң беренчеләрдән укырга килдем. Дәрес алдыннан, сыйныф ишеге ачылмасын өчен, дус малайлар белән төрле хәйләләр уйлап таптык. Шуларның берсе – йозакка симәнке чүбе тутыру. Укытучы озак вакыт ярыкка ачкыч тыга алмый азаплана. Ә вакыт бара, дәрес кыскара... Без, берни аңламаган кыяфәт чыгарып, укытучы янында тезелешеп басып торабыз.

Хәзер мәктәптәге кыңгыр эшләрем өчен бик оят. Укытучы апаларым гаеп итмәсеннәр иде”.

Лилия Хәйруллина, җырчы:

Мин мәктәптә бик тәртипле, җитди укучы идем. Дәресләргә соңга калмадым. Һәрвакыт өй эшләрен эшләп, кушылган мәктәп формасын киеп йөрдем. Әти-әниләр танылган кеше булгач, аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырыштым.

Чыгарылыш сыйныфка җиткәч, башыма бер уй кереп оялады: 11 ел укып, бер мәртәбә дә кагыйдәләрне бозмаганмын икән бит! Шуңа күрә дәресләргә барып тормаска булдым. Берничә тапкыр әйбәтләп кенә рус теле фәнен «тозладым». Мәктәпкә баргач, яхшы укучы дип тормадылар, бастырып сүктеләр инде, әлбәттә. Гомерлеккә сабак булды шул хәл”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев