Логотип Идель
Бу – тема!

КИБЕТ СИНЕ АЛДАЛЫЙ!

«Ипи генә алам да, чыгам» дип кебеткә кереп китүчеләрнең касылары гына “ипи генә” алып чыга икән? Гадәттә ипи янына тәмле кәнфит-печеньесе дә, башка “бик кирәк нәрсәләр” дә ияреп чыга. Нәтиҗәдә, шыплап тулган пакетлар күтәреп кибеттән чыгабыз. Таныш бит, әйеме? Әйдәгез, кибетләр тарафыннан безне алдалау өчен эшләнә торган кайбер моментларны барлыйбыз һәм алданмый башлыйбыз.

1. Ташлама һәм распродажалар. XVIII гасырдан бирле билгеле иң эффектив маркетинг ысулы. Акцияләр алдыннан бәяләрне махсус күтәреп куеп, аннан төшергән итеп ясап кую – гадәти күренешкә әйләнеп бара. Тик ни гаҗәп, без алдануыбызны дәвам итәбез.

2. Кибеттәге “арбаларның” зурлыгы. Театр элгечләрдән башланган кебек кибетләр дә әнә шул төрле зурлыктагы арба-кәрҗиннәрдән башлана. Кибеттә киштәләр саны күбрәк булган саен арбаның да зуррагын аласы килә. Әгәр кәрҗин яки, арбаның зуррагын алсак, без үзебез дә аңышмыйча, аны тутырырга тырышабыз. Этеп йөргәч, аның авыраюын шулай ук тоймыйбыз. Артык күп әйбер кирәк булмаса, кәрҗин генә алыгыз, бер-ике әйбер генә алырга уйласагыз, бөтенләй ике кулны селтәп кенә керсәгез дә ярый.

3. Лабиринт. Кибеттәге товарларны алдан уйлап тезәләр, һәм сиңа кирәк булган әйберне табар өчен бөтен кибетне әйләнергә туры килә. Нәтиҗәдә ипигә генә дип керүчеләр күзгә күренгән тагын башка бик күп нәрсәләр дә төяп чыга. Сүз уңаеннан, иң еш алына торган сөт, ипи, колбасалар махсус кибетнең иң түренә куела.

4. Киштәләрдә товарның куелышы. Тәк, безгә йогурт кирәк булды ди. Йогуртлар торган җиргә киләбез. Безнең күзләр биеклегендә урнашкан товар – иң кыйммәтлесе, аска, өскә карап алырга онытмыйбыз ? Шулай ук сроклары әле тиз генә чыкмый торган әйберләр, гадәттә, арткы рәтләргә куела. Тиздән чыгасыларын сатып бетерер өчен, әлбәттә.

5. Карта һәм бонуслар. Безне кибетнең даими клиенты итеп ясауның иң шәп ысулы инде алар.

Әлеге язмабызда без иң еш очраган без каба торган “капкын”нарны гына карап уздык. Әмма менә шушы бер ике кагыйдәне генә истә тотып та, акчаны яңа калдырырга, кирәкмәгән әйбер алмый калырга мөмкин ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев