Логотип Идель
Бу – тема!

ХЮГГЕ: ДАНИЯ ХАЛКЫНЫҢ БӘХЕТЛЕ БУЛУ СЕРЕ

Социалогик сораштырулар күрсәтүенчә, Даниядә Европадагы иң бәхетле кешеләр яши. Даниядә климат әллә ни рәхәт түгел, караңгы иртә төшә, бәяләр кыйммәт, налоглар бик зур, эшләргә күп туры килә... Бәхетле булуларының сере нәрсәдә соң. Хюгге?!

Нәрсә ул хюгге?

Хюгге (дат. Hygge) — Скандинавия илләрендә барлыкка килгән төшенчә. Рәхәтлек, канәгатьлек, яшәүдән тәм таба белүне аңлата.

Дания халкының бәхетле булуларының сере булып та шушы төшенчә тора. Хюгге фәлсәфәсе берничә гади кагыйдәгә нигезләнгән. Англиядәге бер көллияттә  хюгге турында курс та бар. Журналистлар хюггеның асылының төшенергә теләп, Данияне аркылыга һәм буйга гизә. Дөньяда хюгге стилендәге кибет, кафелар ачылып тора... Хюггены үз тормышыңда да барлыкка китерү өчен ниләр эшләп була соң?

1. Өйдә һәм эштә рәхәт атмосфера булдырыгыз.

Дания дизайны минимализмнан гыйбарәт. Интерьерда ачык төсләр (ак, соры) өстенлек итә. Еш кына шәмнәр кулланыла. Хәтта көндез дә! Йортны үзенчәлекле детальләр белән бизәү хуплана. Моңа шул ук шәмнәр дә, йомшак мендәр, плед, картиналар, китап киштәләре, керамикадан ясалган савыт-саба да керә. Болар барысы да рәхәт атмосфера тудыра. Шул ук вакытта элементлар артык затлы, чуар булырга тиеш түгел. Күзгә бәрелеп тормасалар яхшырак.

Әлеге стильдә натураль материаллар – агач, йон, җитен, кызыл балчыктан эшләнгән әйберләр өстенлек итә.

2. Кунаклар чакырыгыз.

Интернет аша аралашу беркайчан да чын аралашуны алыштыра алмый. Шуңа күрә хюггены бары тик якын кешеләр белән чын аралашу вакытында гына тоеп була. Иң яхшысы – өйдә очрашу. Телефон һәм башка гаджетларны бу вакытта сүндереп кую яхшырак булыр.

3. Тәмле итеп ашарга пешерергә өйрәнегез.

Кунак чакыргач, аны бит ит әле сыйларга да кирәк. Хюггены тою өчен тәмле пироглар, рагу, кайнар шоколад әзерләү яхшы.

Хюггеның төп фәлсәләренең берсе – үзеңә карата ярату хисе. Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвешеннән кайчак туктап тору. Баллы ризыклар – хюгге, камыр рихыклары да – хюгге.

Сүз уңаеннан, бу очракта ризык ашык-пошык түгел, ә акрынлап, процесстан тәм табып әзерләнә. Ризык әзерләүдә башка гаилә әгъзалары да катнашса яхшы.

4. Актив булыгыз.

Тәмле ашарга яратсалар да, Дания халкының бик аз өлеше генә артык авырлыктан интегә. Моның сере – актив яшәү рәвеше. Бу хәлдән тайганчы фитнес клубта авыр штангалар күтәрү дигән сүз түгел. Җәяүле сәяхәтләр, велосипедта йөрү – болар хюгге.

Дания халкының күп өлеше эшкә дә велосипедта йөрергә тырыша. Чөнки юлдагы бөкеләр, транспорттагы этше-төртеш – ул стресс, ә велосипед – хюгге.

5. Уңайлы кием киегез.

Хәзерге вакытта хюгге стиле модада: уңайлы аяк киеме һәм өс киеме – болар барысы да хюгге. Шулай ук җылы, иркен свитерлар да, киң чалбарлар, oversize пәлтәләр дә әлеге стильгә карый. Киемнәр табигый тукымадан булса яхшы.

6. Гади әйберләрдән тәм табыгыз.

Күңелгә рәхәтлек бирә торган әйберләр безгә бушлай бирелә. Табигать матурлыгы, бала елмаюы, якыннарның бәхетле булуы...

7. Хоббиегыз булсын.

Күңелегезгә рәхәтлек бирә, тынычландыра торган булсын ул. Бу оригами да, бәйләү дә, рәсем ясау да була ала. Куллар нәрсә дә булса эшләгәндә баш миендә тәртип урнаша.

8. Чикләрне белегез.

Хюггеда һәр нәрсәнең чиге бар. 10 кабартма ашау хюггега түгел, ә ашказаны эшчәнлеге бозылуга китерә ала. Шуңа күрә мондый ризыкны ашау өчен атнасына берәр көн билгеләп, аның бөтен тәмен белеп ашау яхшырак булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев