Логотип Идель
Бу – тема!

ХИПСТЕР ТУКАЙ – КЕМНЕҢ ЭШЕ?

Тукайны хипстер итеп күз алдына китерә аласыңмы?! 19-20 гасырда яшәгән шәхесне ничек итеп заманчалаштырып булсын, дип ялгышма. Барысы да мөмкин икән бит ләбаса! Соңгы арада Инстаграм битләрендә без нәкъ менә шундый заманча Габдулла Тукайны күрдек. Ул анда  электрон гитарасын кочаклап утырган музыкант та, бейсболка кигән егет тә! Татарның танылган шагыйрен бүгенге заманга яраклаштырган кыз дизайнер Алия Сабитова икән.

Ул тумышы белән Түбән Новгородтан. Әтисенең тамырлары Буа районына барып тоташа, әнисе Балык Бистәсе районыннан. Хәзерге вакытта Алия Мәскәүдә яши, иң эре медиахолдингларның берсендә әйдәп баручы дизайнер булып эшли. Һәр җәй саен Казанга, берничә көнгә авылга кайтырга тырыша икән.

– Алия, ни өчен Габдулла Тукайны заманча реалияләргә “кертеп” сурәтләргә булдыгыз?

– Тукай фотосын заманчалаштыру идеясен Инстаграмда Габдулла Тукай аккаунтында күрдем, ул миңа бик ошады. Аны булдырган кешеләргә ярдәм итеп, бу темага бераз эксперимент уздырып карыйсым килде. Мин үземнең бөтен эшләремне әлеге аккаунтка җибәрдем. Әгәр теләсәләр, алар аны кулланырга мөмкин. Инде берничә фотомны чыгардылар да инде. Ул аккаунтны алып баручылар фотографияләргә иске, бик үк яхшы булмаган сурәтне урнаштырган иде. Шуннан мин, Тукайның иске фотографиясен реставрацияләп, аны аерым-ачык күренә торган һәм төсле итеп ясыйсым килде. Нәтиҗәдә, сыйфатлы килеп чыкты, аны мин заманча ир-атлар сурәтенә урнаштыра идем. Ир-атларның фотолары бушлай фотостоклардан алынды.

– Сезнең аккаунтта Тукайны төрле образларда күрергә мөмкин. Ни өчен танылган татар шагыйре өчен нәкъ менә алар алынды?

– Әгәр Тукай безнең арада яшәсә, ул теләсә кем яки теләсә нинди (ябык, спортзалга йөреп, физик ягын кайгырткан, тулы гәүдәле) булырга мөмкин. Бәлки, хәтта авыруын да җиңеп чыга алыр иде. Бүген бит медицина да башка, мөмкинлекләр дә үзгә. Мин Тукайга туры килердәй фотоларны сайлап алдым. Аның берсендә шагыйрьне музыкант итеп ясадым. Чөнки шагыйрьләр – иҗат кешеләре, еш кына үзләрен музыкаль өлкәдә сыный. Бу аның яраткан шөгыле була алыр иде, мөгаен. Хипстер – заманча яшьләр модасына тартым, урмандагы образы аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләренә сылтама.

– Бу образларны нинди программа ярдәмендә ясадыгыз?

– Мин “Adobe Photoshop” программасында эшләдем. Тукайның фотографиясен үзгәртмәдем, аны бары  тик реставрацияләдем, битенең бөтен үзенчәлекләрен сакладым. Ләкин, аның битен башка образлар сурәтенә урнаштырганда, йөз формасын Тукайныкына яраклаштырмадым. Чөнки 100 процент охшашлыкка омтылмадым. Шуңа да ул бар җирдә төрле булып чыкты. Ул бит Тукай түгел, ә аның нинди булырга мөмкинлеге вариацияләре, фантазияне эшкә җигү генә. Нәтиҗәдә, Тукайны бу рәсемнәрдән барыбер таныйлар.

– Тагын нинди татар язучы-шагыйрьләрен, мәдәният эшлекләрен безнең заманга туры китереп, ясарга җыенасыз?

– Әлеге идея ярдәмендә миңа тагын яңа уй килде. Ул да булса – башка татар эшлеклеләренең иске фотоларын реставрацияләү. Алар өчен аерым аккаунт булдырып, аларның сурәтләрен ясыйсым килә. Аларның йөзләрен замана кешеләре образларына куярга җыенмыйм. Ләкин алдагысын кем белсен.

– Ни өчен сезне татар бизәкләре, аларның дизайны җәлеп итә? Мәсәкүдә яшәгән башка кеше инде күптәннән моны онытыр иде. Ә сез, киресенчә, моны үстерергә, сакларга тырышасыз.

– Миңа калса, тарихи Ватаннан ерак яшәүчеләр, киересенчә, үз тамырларын онытмый, мәдәни кыйммәтләрне сакларга тырыша. Миңа әнием кечкенәдән татар теле, татар мәдәниятенә мәхәббәт уятты. Һәр җәебезне без Татарстандагы авылда уздыра идек. Институтта минем көнчыгыш орнаментларына мәхәбәбәтем уянды. Аннары татар бизәкләрен өйрәнә башладым. Мин иске китапларны, әбиемнең тамбур белән чигелгән кул эшләнмәләрен, аның беләзек, чүәкләрен һәрвакыт кадерләп саклыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз халкын яратып,анын язмышына битараф калмаучы яшьлэребез куберэк булса иде.Алиянен бу сонгы эшлэрен карагач, кунелемэ шигьри юллар килде: Узган гасыр тобеннэн, Тукай безгэ тобэлгэн. Эллэ инде соенгэн, Эллэ инде коенгэн? Сораулыдыр карашы, Килэ бик тэ жавап аласы. Халкым,син иреклеме? "Туган тел" не укыйсынмы? "Бишек жыры"н койлисенме? "Эллуки"не жырлыйсынмы?...