Логотип Идель
Бу – тема!

ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

Иҗат итәргә яратучы укучыларыбыз өчен шәп ярыш игълан итәбез! Сезгә түбәндә тәкъдим ителгән хикәяне дәвам итәргә кирәк. Зилә Сабитова башлап җибәргән әлеге хикәянең күп төрле, берсеннән-берсе мавыктыргыч дәвамнары булыр дип ышанабыз. Нәтиҗәләр ясаганда исә көтелмәгән борылышларга, кызыклы йомгакка ия булган әсәргә өстенлек бирәчәкбез. Күңелебезгә хуш килгән барлык хикәяләр «Ялкын» журналында һәм сайтыбызда басылачак. Җиңүчене бүләк көтә! Иҗат җимешләрегезне yalkin@bk.ru адресына юлларга кирәк.

 

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев