Логотип Идель
Бу – тема!

«ХӘЕРЛЕ ИРТӘ, КӨН, КИЧЛӘРНЕ» ОНЫТЫГЫЗ: ЦИФРЛЫ ДӨНЬЯДА АРАЛАШУ ЭТИКЕТЫ НИДӘН ГЫЙБАРӘТ?

Бүгенге көндә цифрлы дөнья һәрберебез тормышында зур роль уйный. Интернет-технологияләр үсеше белән тормышыбызның зур өлеше онлайн мәйданчыкка күчте. Әлеге күренешне бүгенге дөньяның бер аерым характеристикасы дип тә билгеләп була.

Хәзер без югары технологияләр заманында яшибез, дөнья цифрлы мохиткә һәм реаль тормышка төп-төгәл бүленә. Димәк, кешегә бүгенге көндә дөньяви этикет кагыйдәләре генә җитми: коммуникацияләрнең шактый өлеше интернетта, мессенджерларда, телефон һәм башка гаджетларда уза, ә цифрлы дөнья үз этикетына ия.

Нәрсә ул цифрлы этикет?

Цифрлы этикет – цифрлы дөньяда кешеләр белән, уңайсызлыклар тудырмыйча һәм үз чикләреңне саклап, дөрес  аралашу кагыйдәләре.

Исәнме сез?

Цифрлы дөньяда «Исәнмесез» – диалогны башлар өчен иң универсаль сүз. «Сәлам» дип дусларга эндәшсәк, «исәнмесез» ешрак рәсми, эш белән бәйле диалогларда куллана. Ә менә «Хәерле көн!», «Хәерле кич!» гыйбарәләрен бик кулланмаска киңәш ителә, чөнки алар күпчелек очракта төгәл бер вакытка карый, ә сезнең иртән язган хатыгызны әңгәмәдәшегез кичен генә укырга мөмкин һәм «Хәерле иртә» аның өчен актуаль булмаячак.

Шәхси чикләр

«Онлайн» режимда шәхси чикләрне яклау чын тормыштагыга караганда катлаулырак тоелырга мөмкин, чөнки без әңгәмәдәшнең йөзен күрмибез һәм үзебезнең дә эмоцияләрне турыдан-туры күрсәтә алмыйбыз, аларны язу аша гына белдерергә туры килә. 

Интернет мохиттә аралашканда, шәхсән минем гел бер сорау туа: әңгәмәдәшкә карата хөрмәт күрсәтеп, үзеңнең шәхси чикләреңне ничек саклап калырга? 

Бу сорауга җавап эзләгәндә, иң беренчедән, үзем өчен бер мөһим ачыш ясадым: беренче чиратта, шәхси чикләр турында сөйләү – нормаль күренеш, әгәр нәрсәдер ошамый икән – без бу турыда курыкмыйча һәм оялмыйча әйтергә тиеш. Диалог «чикләрен» билгеләү – нәзбереклек билгесе түгел. Киресенчә, әңгәмәдәшне һәм үз-үзеңне хөрмәт итеп, диалогка «ямь кертү» ысулы миңа калса.

Цифрлы этикетның төп кагыйдәләре:

Әгәр дә тавышлы хат җибәрергә теләсәгез, башта әңгәмәдәшегездән: «Сиңа/сезгә тавышлы хатны тыңларга уңайлы буламы?», – дип сорагыз.  Бәлки ул гомумән тавышлы хатларны яратмый һәм аңа аларны тыңлау уңайсыздыр. Шул ук принцип шалтыратуларга да кагыла. Шалтыратыр алдыннан, баштан сөйләшү мөмкинлеге турында сорагыз;

Әгәр дә әңгәмәдәшегез сездән киңәш сорамаса, бер сәбәпсез тәнкыйтьләмәгез һәм киңәшләр бирмәгез. Гомумән, этикетның гына түгел, ә бар коммуникация төзелешенең төп кагыйдәсе: киңәшне соралган чакта гына бирәбез;

Хәбәр җибәргәндә башта исәнләшәбез һәм аннан соң гына төп мәгълүматны язабыз;

Сөйләшкәндә бер фикерне бер хәбәргә сыйдырырга тырышыгыз, бер үк фикерне чагылдырган миллион хат – (= спам) кешенең вакытын һәм игътибарын хөрмәт итмәү билгесе.

Кешене рөхсәтсез гомуми чатларга кушмагыз.

Хат язар алдыннан: «Әңгәмәдәшкә әлеге мәгълүмат чыннан да кирәкме һәм ни ул аңа файдалы була аламы?» – дип уйлагыз. Безне болай да бик күп кирәк һәм кирәкмәгән мәгълүмат чолгап алган, шуңа күрә аны фильтр аша үткәрә белү мөһим.

Бу «кагыйдәләр» барысы да бер принципка – үзеңне һәм әңгәмәдәшеңне хөрмәт итүгә юнәлгән, чөнки нәкъ менә хөрмәт итә белү – цифрлы этикетның нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев