ХАРИЗМАНЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?
Андыйларга тартылалар, андыйларны яраталар, андыйлардан үрнәк алалар. Әмма АНДЫЙ булу җиңел түгел. Ничек харизманы үстерергә? Бездән киңәшләр.
1. Аралашучан булыгыз. Мөмкин кадәр ешрак урамга чыгыгыз, яңа танышлар булдырыгыз. Кешеләр белән элемтә булдырыгыз.
2. Берәр карар кабул иткәндә аның башка кешеләргә ни дәрәҗәдә файдалы булуын яки аларга нинди йогынты ясавын да искә алыгыз.
3. Үзегезне яратыгыз. Үзеңне яратмасаң, үзеңнең уникальлегеңне күрмәсәң, аны башкалар да күрмәячәк. Әмма үзеңне ярату һәм эгоизм икесе ике нәрсә. Аларны бутарга ярамый.
4. Актив булыгыз. Яраткан эшегез белән шөгыльләнегез. Күбрәк шөгыльләрегез булган саен яхшырак. Ни белән дә булса кызыксынган кеше башкаларны сокландыра, илһамландыра, аларга энергия бирә.
5. Шат күңеелле булыгыз. Тормыш гел проблемалардан гына тора кебек тоелса да, ахырдан барысы да яхшы булачагына ышаныгыз. Авырлыктан соң җиңеллек килә. Минуслардан да плюс эзләргә тырышыгыз.
6. Башкаларны ишетерегә һәм аңларга өйрәнегез. Чын харизма кешенең йөрәгеннән чыга. Үзеңә ышан, үзеңнең көчеңә ышан, яктылыгы чыганагы бул. Һәм тырыша торгач, сез дә харизмалы кеше булырга өйрәнерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев