Логотип Идель
Бу – тема!

ХАРИЗМА ҺӘМ ЛИДЕРЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Харизма һәм лидерлык кешеләрне башкалардан аерып тора. Күпчелек кешегә харизма ниндидер бер гаҗәеп, күктән бүләк ителгән сыйфат кебек тоела. Әмма уйлансак, бу алай түгел: һәр харизмалы лидер озак вакыт үзен камилләштерү юнәлешендә эшләргә мәҗбүр. Биредәге күнекмәләрне һәм сыйфатларны сез дә үзегезгә сеңдерә аласыз:

1. Әңгәмәдәшләрегез сезнең янда үзләрен иң акыллы, мөлаем һәм кызыклы кешеләр итеп хис итәргә тиеш. Моның өчен һәрвакыт үзегез булып калырга һәм уңай атмосфера булдырырга тырышыгыз.

2. Кешеләр белән сөйләшү вакытында бернәрсә турында да уйламавыгызны сизсеннәр өчен, җөмләнең ахырында интонацияне киметегез һәм, репликага җавап биргәнче, 2 секундлык пауза ясагыз.

3. Чын күңелдән елмаер өчен яхшы әйберләр турында уйлагыз. Кешеләр тискәре күренешне йөздән 17 секунд эчендә «укый алалар», шуңа күрә елмаюыгыз эчкерсез булсын.

4. Яхшы тыңлаучы була белегез: паузалар ясап, сораулар бирегез. Игътибар белән тыңлаганыгызны күрсеннәр. Әгәр сезгә кызык түгел икән, моны җиңел генә яшереп булмаячак.

5. Өстәл артындагы урынны җентекләп сайлагыз. Әңгәмәләр барышында дөрес урынга утырмау тискәре нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, кешеләр бер-берсенә каршы утырганда, алар ешрак бәхәсләшә. Проблемаларны булдырмас өчен әңгәмәдәшнең янына килеп утырыгыз.

6. Һәрвакыт кешелекле булыгыз. Лидер булу өчен физик көчкә ия булу мәҗбүри түгел. Шәхеснең көчле якларын интеллектны, мәрхәмәтлелекне күрсәтергә кирәк.

7. Үз-үзеңә ышанмау харизмага тискәре йогынты ясый. Үзегезгә карата мәхәббәтне арттырырга кирәк

8. Зур вакыйгаларга алдан ук әзерләнегез. Мәсәлән, алдан репетиция үткәрми, кайдадыр чыгыш ясап булмый. Ә инде чыгышка әзерләнгән вакытта яхшы эмоцияләргә китерә торган музыка тыңлау киңәш ителә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев