Логотип Идель
Бу – тема!

КФУда СТИПЕНДИЯЛӘР АРТА

Кайсы гына студент стипендиясе арту турында хыялланмый икән? Төшкә кереп йөдәткән бу хыял, ниһаять, чынга ашачак. Казан федераль университына укырга керүчеләр һәм анда укучылар өчен – менә дигән яңалык: 1нче сентябрьдән әлеге вузда стипендияләр уртача 13 процентка арта.

Югары белем алучылар өчен:

























































































Стипендия төре 1.09.2019га кадәр (сум) 1.09.2019дан соң (сум) ничә сумга арта?
Дәүләт академия стипендиясе – база 1770 2000 230
Отличникларга дәүләт академия стипендиясе 2655 3000 345
Дәүләт академия стипендиясе – физика-математика һәм табигать фәннәре юнәлеше студентларына:      
механика һәм математик модельләштерү; математика; математика һәм компьютер модельләштерүе, физика – база стипендиясе 2770 3000 230
механика һәм математик модельләштерү; математика; математика һәм компьютер модельләштерүе; физика – отличникларга 3655 4000 345
радиофизика һәм астрономия – база 2570 2800 230
радиофизика һәм астрономия – отличникларга 3455 3800 345
гамәли математика һәм информатика – база 2270 2500 230
гамәли математика һәм информатика – отличникларга 3155 3500 345
КФУ лицейларын тәмамлап, БДИны 100 баллга тапшыручылар:      
база стипендиясе 6770 7000 230
отличникларга 7655 8000 345
Дәүләт социаль стипендиясе 2655 3000 345

 

Стипендия арту студентларга гына түгел, аспирантларга да кагылачак. Тамчыдан күл җыелган кебек, аспирантларның да кесәсе азга булса да, калыная дигән сүз.

Аспирантлар өчен:





























Дәүләт стипендиясе 1.09.2019га кадәр (сум) 1.09.2019дан соң (сум) ничә сумга арта?
Аспирантларга дәүләт стипендиясе      
төп юнәлешләр 3640 4100 460
Өстенлекле юнәлешләр 7800 8800 1000

Урта һөнәри белем юнәлеше буенча укучыларга:





























Стипендия төре 1.09.2019га кадәр (сум) 1.09.2019дан соң (сум) ничә сумга арта?
Дәүләт академия стипендиясе – база 600 630 30
Отличникларга дәүләт академия стипендиясе 900 945 45
Дәүләт социаль стипендиясе 900 945 45

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев