Логотип Идель
Бу – тема!

КФУ СТУДЕНТЛАРЫ ТИКТОКта ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ СЕРИАЛ ТӨШЕРӘ БАШЛАГАН

КФУга журналист булырга теләк белдереп килгән студентларга «сез журналистлар түгел, ә филологлар» дип әйткәннәр иде. Әмма алар, бирешергә теләмичә, барысын да үз кулларына алып, киресен исбатлады. Алар журналист тормышы хакында сериал төшерә.

Хәзерге көнгә иң популяр социаль челтәрләрнең берсе булган ТикТокта тиздән «Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар» дигән сериал чыгачак. Бу яңа проект «ТАТМЕДИА» ярдәме белән тормышка ашырыла. ТикТокта Казан Федераль Университетының 001 төркеме студенталары, булачак филологлар төркеменең кызыклы тормышын күрә аласыз.

Сериалда катнашучы бер студентның сүзләренчә, «Кайчандыр безгә: „Сез журналистлар түгел, ә филологлар. Журналистика — ул сезнең ‚побочный‘ эффект кына“, — дип әйткәннәр иде. Әлбәттә, без бу фикер белән килешмәдек».

Беренче карашка мәзәк кенә тоелган бу сүз әлеге студентларның  тормышында зур роль уйнады. «Сүнгән филологлар − кабынган журналистлар» сериалындагы төп идея дә шуңа барып тоташа. Сериал журналист булырга теләүче студентларның көнкүрешен, үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтә, монда җиңелчә юмор белән мәхәббәткә дә урын бар.

Әлбәттә, бар да матур гына дип әйтеп булмый. Сериал – нәкъ тормыш инде ул, монда да, тормыштагы кебек үк, егетләр белән кызлар арасында була торган каршылыкларны күзәтергә мөмкин. Беренче серияләр инде чыкты, һәм без, карап, үз фикерләребезне белдерә алабыз. Иң мөһиме, лайкларны жәлләмәгез!

Сериалга сылтама

Язма Интертаттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев