Логотип Идель
Бу – тема!

КФУ: «Э-ЭЭЭЙ, АБИТУРИЕНТЛАР КИЛӘ!»

КФУга керер өчен документларын тапшырган абитуриентларның иң яшенә – 15, ә иң олысына ничә яшь? Абитуриентлар турында бу һәм башка кызыклы фактлар әлеге язмада!

Шулай ук Казан федераль университетына  имтиханнан 100 балл туплаган 274 (!) кеше документларын тапшырган. Бу турыда кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров:

– 2018 ел белән чагыштырганда быел абитуриентларның БДИда туплаган баллары югарырак, ә бакалавриат өчен бүленеп бирелгән урыннар шул ук санда. Шул сәбәпле, күп кенә абитуриентлар борчыла һәм ахырга кадәр документ оригиналларын тапшырмый. Бу аларны керү ихтималы зуррак булган уку йортына илтеп тапшырыр өчен шулай эшләнә. Бүгенге көндә КФУга 4217 документның оригиналы тапшырылган. Ә план буенча без 5345 студентны кабул итәчәкбез. Якын арада башкалар да оригиналларын тапшырып бетерер, дип уйлыйбыз, -ди.

Сүз уңаеннан, оригиналларның күбесе психология һәм белем (556), филология һәм мәдәниятара багланышлар (460) һәм халыкара мөнәсәбәтләр (416) институтына тапшырылган. Лидерлар арасында идарә, икътисад һәм финанслар институты (300)  һәм фундаменталь медицина һәм биология (270) институты да бар.

КФУның Алабуга филиалында быел нибары 551 бюджет урыны исәпләнә. Бүгенгә көнгә 418 абитуриент документларының оригиналларын тапшырган. Чаллы институында бюджет урыннары күбрәк – 832, ә тапшырылган оригиналлар 683не тәшкил итә.

Түләп укырга керүчеләр ничә?


КФУга контракт нигезендә укырга керергә теләүчеләр саны 2123не тәшкил итә. Ә план буенча әлеге урыннар - 6704.

“Бюджет урыннарына кабул итү тәмамлангач, контракт нигезендә укырга керүчеләр арасында да конкурс булачак. Бу бюджет урыннарына эләгә алмаган абитуриентларның түләп укырга теләүләре белән бәйле”, - дип аңлата Олег Бодров.

Гомумән алганда, 2019 елда КФУга 12 074 беренче курс студентын кабул итәргә планлаштырыла. Иң яшь абитуриентка 15 булса, иң олысына – 72 яшь. Ә 100 балл туплаучылар арасында 3 имтиханнан 100әр, 1 имтиханнан 99 балл җыйган Казан егете Рамил Баһавиев та бар. Ул КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институында укуын дәвам итәргә тели.

Зилә САБИТОВА



Тагы бу темага язмалар:


БДИны - 399 баллга!


БДИдан начар балларда кем гаепле?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев