Логотип Идель
Бу – тема!

КЕШЕ ПСИХОЛОГИЯСЕ ТУРЫНДА 13 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ

Әллә ниләр белергә омтылабыз, ә үзебез турында бик күп нәрсәне белеп бетермибез. Бүген сүзебез кеше психологиясенә бәйле фактлар турында булыр.

  1. Баш мие без ял иткәндә дә эшләвен дәвам итә. Бу вакытта баш мие нәрсәне сакларга, ә нәрсәне тирәнгәрәк яшерергә кирәклеген “хәл итә”. Иртән уянганда сез мөһим нәрсәләрне беркайчан да онытмаячаксыз, ә менә кирәк дип тапмаган нәрсәләрне инде искә төшермәячәксез.
  2. Баш мие нәрсә белән дә булса мәшгуль булганда кеше үзен бәхетлерәк хис итә. Соры матдәбез гел бертөрле эшләр, ягъни монотон эшләрне шулай ук яратмый.
  3. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр кеше яшь чагында бик нык теләгән нәрсәләреннән баш тарта алса, олыгайгач аңа тормыш авырлыклары җиңелрәк биреләчәк.
  4. Берәр нәрсәгә ияләшү өчен кешегә 66 көн кирәк. Берәр күнекмәне формалаштыру һәм аны автоматизмга җиткерү өчен нәкъ менә шуның кадәр вакыт сорала. Бу - уртача сан. Мәсәлән, дөрес туклануга күчү өчен кешегә якынча 55 көн, ә спортка ияләшү өчен 75 көн кирәк булачак.
  5. Әгәр сез чиксез күләмдә дусларыгыз була ала, дип саныйсыз  икән, ялгышасыз: чөнки кеше гомере буена 150 гә кадәр генә дуска ия була ала икән.
  6. Кайчак кешегә берәр бүләк бирәсе килә. Ләкин нәрсә икәнен белмисең. Моннан чыгу юлы бар: “Сиңа бүләк алдым, нәрсә дип уйлыйсың?” – дип сорарга кирәк. Ул үзе теләгән бөтен нәрсәләрне санап чыгачак.
  7. Әгәр төнлә бастырылсагыз, саташсагыз, куркыныч төшләр күрсәгез, бәлки, сезнең бүлмәдә салкындыр? Факт – йокы бүлмәсендә салкынрак булган саен, куркынычрак төшләр керә.
  8. Кешене хәтта күңелле вакыйгалар да (мәктәпне, университетны тәмамлау, яңа эш, кияүгә чыгу, өйләнү) депрессиягә китерә ала.
  9. Киеренке халәт һәм стресстан арынуның яхшы ысулы булып китап уку тора. Иң тиз эффект нәкъ менә укудан була. Ул хәтта чәй эчү, музыка тыңлаудан да үтемлерәк.
  10. Психологиядә шундый принцип бар: берәр вакыйгадан никадәр күбрәк көтсәң, аның синең өметеңне акламау ихтималы шулкадәр зуррак була. Күпне көтсәң, азга ия булырсың, азны көтсәң, күпкә. Менә шундый хәлләр.
  11. Күп кеше таныш түгел урында уңда булуны кулай күрә. Шуңа күрә кибеттә яки башка җирдә чиратка сулдагысына басыгыз. Тизрәк булыр.
  12. Кызыклы факт: судьялар формалары кара төстә булган командаларны ешрак җәзага тарта. Моны статистика раслый.
  13. Кибетләрдә бөтен төр психологик алымнарны да кулланырга мөмкин. Һәм шулай эшлиләр дә: бер үк товар берничә җирдә урнаштырыла, бәяләр төрле төсле кәгазләргә чыгартыла... Әгәр бер оекбаш 2 доллар торып, аның урынына “Акция! 5 пар оекбаш – 10 доллар” дип язып куйсалар, сату 0,5кә артачак.

Дәвамы булачак. Сайтны күзәтеп барыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев