Логотип Идель
Бу – тема!

"КЕШЕ ЭЗЛИМ": ИЛФАК ШИҺАПОВНЫҢ КИТАБЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

Илфак Шиһаповның “Кеше эзлим...” дип исемләнгән китабы дөнья күргән. Китапны аның якын дусты, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова төзегән.

“Илфакның рухы шат булсын!”

– Бу китап ул үзе исән чакта ук чыгарга тиеш булгандыр. Моңарчыга кадәр аның шушындый саллы китабы юк иде. Китапны чыгару идеясе Илфакны җирләгәч үк барлыкка килде дисәм дә, ялгыш булмас, – ди Гөлнара Сабирова, – анда Илфакның 2004 елдан басылып килгән язмалары, шигырьләре дөнья күрде. Ул юк кына нәрсәдән дә фәлсәфә чыгарырга ярата иде, китап та фәлсәфи килеп чыкты. Бөтен күңелебезне бирдек, бик тырыштык. Илфакның рухы шат булсын!

Ни өчен “Кеше эзлим...”?

Гөлнара Сабирова әйтүенчә, Илфак Шиһапов гомере буена ялгыз кеше булган:

– Аның төп фаҗигәсе дә кеше эзләүдә иде. Ул гомере буе кеше эзләде. Күңелен ача ала торган, матурлыкны күрә белә торган... Гади кешеләр арасыннан кеше эзләде ул. Илфак өчен җитәкче һәм түрә дигән төшенчәләр булмады. Ул кешеләрне беркайчан да дәрәҗәләренә карап бүлмәде. Кешене гамәлләреннән, тормышка карашыннан чыгып бәяләде. Аның “Кеше эзлим” дип исемләнгән җыры да бар. Ул аның тарафыннан башкарылган 6 җырның берсе иде.

Бәясе күпме? Каян алып була?

Китап 2200 данәдә чыгарылган. “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин бу турыда:

– Китапларның 1700е китапханәләргә таратылачак, 500е Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатыла, ди.

Китапның бәясе 360 сум, электрон вариантын сатып алган очакта ул бу сумманың яртысын гына тәшкил итәчәк. Аны нәшрият сайтында алырга мөмкин. Басманың 80нән артыгы сатылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев