Логотип Идель
Бу – тема!

КЕШЕ АҢЛАТА АЛМАГАН 20 ЭМОЦИЯ

Кайвакыт күңелдә әллә нинди бураннар, хисләр уйлый. Үзеңнең күңелең аша уздырган эмоцияләрне кайчак сүз белән дә аңлатып булмый хәтта. Баксаң, аларның һәрберсенең үз термины, төшенчәсе бар икән бит! Бүген шулар турында сөйләшәбез.

Сондеро – дөньяда һәркемнең тормышы, синеке кебек, катлаулы да, кызык та икәнлегенә төшенү.

Опия – кемнең дә булса күзләренә карау теләге. Берүк вакытта бу дулкынлану хисенә дә китерә ала.

Монакопсис – үзеңнең үз урыныңда булмавың хисе барлыкка килүе.

Инумо – киләчәк өчен кайгыру, тормышның ничек узуын күреп, үзеңнең үткәнеңә моның турында кире әйләнеп кайтып әйтә алмау.

Великор – иске китап кибетләрен сәер сагыну хисе.

Рубатосис – үз йөрәк тибешеңне ишетүдән борчылу хисе барлыкка килүе.

Кенопсия –  элек кеше белән мыжлап торган, хәзер ташландык, тып-тын калган урыннардагы атмосферадан кот очу.

Мауэрбауэрторихкейдж – кешеләрдән (хәтта бу синең яраткан дусларың булса да) читләшү теләге.

Джуска – синең күзаллавыңда булган, бер дә тукталмый торган сөйләшү.

Крайсализм – атмосфера киренке булганда да, тынычлыкны саклап кала белү.

Вемодален – берәр бик матур урынны фотога төшергәндә, дөньяда шундый меңләгән фотолар бар икәнен аңлау.

Анекдох – бөтен кеше берьюлы сөйләгән, әмма беркем дә тыңламаган әңгәмә.

Элипсизм – теге яки бу ситуациянең ничек булып бетүен аңламау аркасында күңелсезләнү.

Лакеизм –  катастрофада булу теләге – мисал өчен, самолет очып төшкәннән соң яки янгыннан соң исән калу.

Эксулансис – үзеңнең тәҗрибәңне сөйләүдән баш тарту тенденциясе, чөнки  синең урында булмаган башкалар сине аңламас сыман тоела.

Адронитис –  кешене белеп  бетерү өчен бик күп вакыт кирәк булуы аркасында күңелсезләнү.

Руккехунхуре – бөтен җаның-тәнең белән чумган сәяхәттән соң өйгә кайту хисе, бу хис сәяхәтне хәтердән җуюны аңлау өчен эшләнелә.

Нодус Толленс – үз тормыш сюжетыңның синең өчен инде бернинди мәгънәгә ия булмавын аңлау.

Онизм – бер тәндә бер үк вакытта бер генә урында була алуны аңлау аркасында канәгатьсезлек кичерү.

Либеросис – әйберләр турында азрак борчылу теләге.

Альцщмертс – синдә һәрвакыт булган иске проблемалардан ару. Әлеге проблемалар сине еллар буе кимергән була ала.

Оккиолизм – үзеңнең перспективаларыңның бик кечкенә булуын аңлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев