Логотип Идель
Бу – тема!

КЕРПЕ: син белмәгән фактлар

Керпене һәркемнең күргәне бар, тик күбебез аның турындагы кызыклы фактларны белми. Әйдәгез, бу хатаны төзәтик! ;-)

Керпе катнаш урманнардагы якты урыннарда яшәргә ярата. Аның авырлыгы 1 кг га, буе 30 см га җитәргә мөмкин. Аркасы кыска каты энәләр белән капланган. Керпедә 16 меңгә якын энә бар. Һәрберсенең озынлыгы 2-4 см, юанлыгы 1 мм.

Керпе – бик кызыклы хайван. Аны ялан кул белән тоту мөмкин түгел, чөнки ул шунда ук чәнечкеле йомгакка әйләнә. Ә үзе кулга тиз ияләшә. Сөт ярата. Шулай ук җиләк, үлән, бака ашый, еланнарга да ташлана.

Керпе начар күрә, аның төп ярдәмчесе – борыннары. Керпе кышны тирән йокыда уздыра, азык запасы әзреләми.Апрель ахыры, май башларында кышкы йоксыннан уяна. Майда 3-5 баласы туа.

Кызыклы факт:

Керпе баласы чукрак, сукыр, ялангач һәм энәсез булып туа. Туып берничә сәгать үтүгә, тәненә йомшак энәләр үсә башлый. Бераздан ул энәләр ныгый, катылана.

Соңгы елларда Татартсанда колаклы керпеләр очрый башлаган. Керпе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Керпеләр төрле авазлар чыгара. Хәтта төчкергән авазлар ишетергә мөмкин.

Тагын берничә факт:

  • табигатьтә керпеләр күп дигәндә 5 ел яши, ә зоопарк яки хуҗалыкта – 10 ел;

  • керпеләрнең барлыгы 17 төре билгеле;

  • керпеләр бер-берсе белән сызгырып аралаша;

  • керпе тәүлегенә 2 чакрымга якын араны уза.





Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев