Логотип Идель
Бу – тема!

КЕРЧЬ ФАҖИГАСЕ: БИЛГЕЛЕ БИЛГЕСЕЗЛЕК

17 октябрь. Көн уртасы. Кырым республикасы. Керчь шәһәре. Политехник көллият. Гадәттәгечә башланган көнне 7 минутлык вакыйга астын өскә китерде. Керчь политехник көллиятендә дистәләгән кеше гомере өзелде, меңләгән, хәтта миллионлаганының йөрәген яралады. Җинаятьне кылучы да билгеле, аның турында мәгълүмат та җитәрлек, әмма кан коюга китергән йомгак очын гына табып булмас. Аны җинаятьче үзе белән алып китте.

Тиз ачыкланды


“Теракт” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен тиз арада “Үтерү” маддәсенә алмаштырдылар. Мондый карар инде хәзер берәүдә дә гаҗәпләнү уятмый кебек. Баштарак теракт, дип уйлау көллият ашханәсендәге көчле шартлау белән бәйледер. Оператив тикшерү эше хәлне тиз арада ачыклый алды: Керчь поллитехник көллиятендә шунда ук укыгын егет атыш һәм шартлау оештырган, азактан үз-үзенә кул салган, дип хәбәр ителде. Шәхесе дә бик тиз ачыкланды, җинаять кылган вакыттагы видеосы да пәйда булды. Владислав Росляков, көллиятнең 4нче курс студенты 18 яшьлек егет, диелде...

Нәрсә этәргән?


Владислав Росляков иң беренче чиратта уку йортының директоры Ольга Гребенникованы юк итәргә җыенган булган, дип хәбәр итә РЕН ТВ.

Моны mk.ru үзенчә дәлилли. Росляков башта директор бүлмәсенә кергән, урында тапмагач, аны башка бүлмәләр буйлап эзли башлаган һәм юлында очраган һәр кешегә ут ачкан. Директорны белүчеләр арасында: “Балалар аны беркайчан да яратмады. Без, әти-әниләр, моны җитәкчегә карата булган шундый мөнәсәбәт кенә дип уйладык. Ә сәбәбендә тикшеренүне кирәк санамадык...” – дип әйтүчеләр дә булган, имеш.

Акларга ярамый


Ләкин мондый канкойгыч вакыйгадан соң әлеге дәлилләр җинаятьченең гамәлләрен күпмедер аклауга корылган кебек. Бүген без, нинди генә җитди сәбәп булса да, үтерүчене аклау юлына басмаска тиеш. Булган хәлдән сабак алынырга тиеш. Керчь вакыйгасы нәкъ менә сабак ала белмәвебез аркасында килеп туды.

...1999 елның 20 апреле. Американың Колорадо штаты “Колумбайн” мәктәбендәге үтереш турында әлегә кадәр онытылмый. Югары сыйныфта укыган ике егет утлы корал һәм шартлаткыч матдә белән һөҗүм оештырып, 13 кешенең гомерен өзгән,үзләре дә атылган иде.

Керчь көллиятендә булган әлеге фаҗигадан соң Владислав Росляковның моннан бер ел элек социаль челтәрдә дус кызына: “Колумбайндагы кебек кан коеш оештырсаң “текә” булыр иде”, – дип язганлыгы турында сөйләделәр. Димәк, ул Америка вакыйгасына нигезләнеп, үз көллиятендә кан коярга әзерләнгән. Моны кайбер фактлар да раслый: Росляковның киеме, үч алу ысулы һәм америкалылар кебек китапханәдә үз-үзенә кул салуы...

Үзе генә булганмы?


Тикшерү органнарына эш күп әле. Йомгакны сүтәрдәй мәгълүмат табу җиңел булмаячак. Әлеге очрак буенча гына түгел, чираттагысын булдырмый калу өчен башка төбәкләрдә дә тикшерүләр күп булачак. Ачыклыйсы сораулар арасында Владислав Росляковның үзе генә булу-булмавына да җавап табасы бар. Кырым башлыгы Сергей Аксенов сүзләренчә, Росляковның җинаятьтәшләре булу хакында берни дә билгеле түгел. Ә кайбер мәгълүмат чыганакларына ышансаң, ату тавышлары бер үк вакытта көллиятнең берничә урынында булуын да әйтүчеләр бар икән.

Ахыр чиктә, атышны үзе генә оештырган очракта да, читтә булышчылары булмаганмы? Җавапсыз сораулар бар әле.

Владислав Росляковның кулга ничек корал төшерүе артык зур сораулар кузгатмый: балигълык яше җиткән, тиешле медицина тикшеренүе һәм процедуралар узган, шул исәптән психиатрда да булган. Җавап бер генә – бер ай чамасы элек 12нче калибрлы корал алуга рөхсәт документы канунлы рәвештә алынган, яшәү урыны корал саклауга яраклы булуы да ачыкланган. Тагын бер факт: көллият студентлары әйтүенчә, Росляков инде беренче курста ук үзе белән пычак йөрткән.

[caption id="attachment_30556" align="aligncenter" width="640"] Фото: вКонтакте челтәреннән. Владиславның футболкасындагы "НЕНАВИСТЬ" язуы да уйга калдыра.[/caption]

Кем син, Слава?


Вячеслав Росляков әнисе белән яшәгән. Малай бишенче сыйныфта укыган вакытта әни кеше иреннән аерылып, улы белән аерым яши башлаган. Керчь фаҗигасыннан соң берничә сәгать узуга онкология үзәгендә санитар булып эшләүче әни кешенең Россиядә тыелган секта белән элемтәдә булуы ачыкланды.

Росляков әнисе белән тыйнак тормыш алып барган. Алар яшәгән йорт җирле халык телендә “барак”, дип йөртелүе дә мәгълүм. 45 яшьлек ана белән улының фатир мәйданы – 29 вадрат метр гына булуы да әйтелә. Анысын да арендалап торганнар. Әни кешенең 14-15 меңлек хезмәт хакы фатир өчен түләү, иң кирәкле кием һәм ашауга гына җитеп барган. Шул хәлдә яшәп улы корал сатып алырга каян акча тапкан? Әни кеше җилкәсен генә сикертә.

Шунысын раслаучылар күп: әни кеше чисталык, тәртип яраткан, сүгенеп сөйләшкән кешеләргә дә һәрчак кисәтү ясаган. Күршеләре аның сектада булуын ишетеп тә шаккаткан, имеш.

[caption id="attachment_30557" align="aligncenter" width="775"] Фото: вКонтакте челтәреннән. Росляков әнисе белән яшәгән фатир[/caption]

“Хыялланган улым иде”


Әти кеше Игорь Росляков улы турында шундый фикер белдергән. Аерым яшәсәләр дә, улын нык яратуы хакында сөйли ул.

– Барысына да интернет, ноутбук һәм үз-үзенә бикләнүе гаепле, – ди әти кеше. – Мин дини кеше. Иблис гаепле. Бүтән берни түгел. Бала вакытта әдәбият белән кызыксынды, әрлән, декоратив күселәре бар иде, уенчык машиналар яратты. Мин башкасын белмим. Алар миннән башка сигез ел яши инде. Мин аны яраттым, хыялланган улым иде...

Вячеслав Росляковның әтисе ягыннан әбисе янында еш кунак булуы да мәгълүм. Әбисе сүзләренчә, бала вакытта аралашучан һәм кызыксынучан бала үсмерлек чорына җиткәч үз эченә бикләнә. Ә инде ноутбук сатып алгач аннан бер минутка да аерылмый. Көллияттән соң контракт нигезендә хезмәт итәргә дә хыяллануы мәгълүм.

Нәтиҗә – һәрберебездән


...Керчь вакыйгасы илдәге күп кешене тетрәндерде. Әмма тетрәндереп кенә калырга тиеш түгел. Һәр кеше нәтиҗә дә ясасын иде. Һәрберебезнең баласы үсә. Вячеславның да бала вакыты булган. Кечкенә Слава турында бүген элеккеге күршеләре, ул мәчеләрне куып азаплады, тотса бау белән буа иде, дип сөйли. Үз-үзенә бикләнгән булуы турында сөйләүчеләр дә күп, социаль челтәрдәге битләрен юкка чыгаруын да белеп торганнар...

Узган эшкә салават, ди безнең халык. Бүген бере-берсен узып сөйләүчеләр күп булыр. Ә эш узганчы малайның кулына сугарга теләүчеләр күпме булган? Хәтта кибеттән берьюлы 150 патрон сатып алуы да сатучыда шик тудырмаган. Барысы да канунлы бит, янәсе – акча түли, рөхсәте бар... Берәүне дә гаепләргә хакыбыз юк. Якыннарыбызга карата гына игътибарлы булсак иде.

[caption id="attachment_30561" align="aligncenter" width="1023"] Фото: вКонтакте челтәреннән[/caption]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев