КЕМ СИН, МИЛЛЕНИАЛ?
«Миллениал» сүзе ялкау, ышанычсыз һәм булдыксыз кешеләрне тасвирлаучы бер синонимга әверелде. Көн саен диярлек мәгълүмат чараларында миллениалларның бар әйберне дә начар эшләүләре, гаилә кору турында хыялланмаулары һәм дистә еллар дәвамында чәчәк аткан бизнесларны бетерүләре турында сөйлиләр.
Кем ул миллениаллар?
Миллениалларга (яки Y буынына) 80нче еллар башы–90нчы еллар азагы арасында туган барлык кешеләр керә. Төрле тикшерүчеләр төрле вакыт аралыгын атаса да, иң дөрес вариантларның берсе дип Уильям Штраус һәм Нил Хоувның буыннар теориясе санала. Аларның фикере буенча, миллениаллар буыны – 1982 һәм 2004 еллар арасында туган кешеләр. Күп кенә социологлар «буыннарны технологияләр һәм тарих түгел, ә мәгълүмат чаралары билгели» дигән фикердә тора. Ничек булса да, әгәр сезнең яшегез 18дән алып 35кәчә бар икән, сез – чын миллениал. Әгәр сез 18 яшьтән кечерәк икән, сезне Z буынына кертәчәкләр, кайчагында аларны постмиллениаллар буыны дип атыйлар.
Ни өчен миллениаллар башкалардан аерыла?
Y буынының иң зур үзенчәлеге – цифрлы технологияләр, Интернет, социаль челтәрләр һәм смартфоннар барлыкка килү сәбәпле, аралашуда колоссаль үзгәрешләр булу. Күпчелек миллениалларның социаль челтәрләрендә дуслар саны 500дән дә ким була алмый. Башка буыннар белән чагыштырганда, миллениаллар яңа технологияләр белән 2 тапкырга ешрак куллана. Шул ук вакытта технологияләрнең миллениалларны кызыксындыру өчен нинди дә булса югары максаты булырга тиеш. Бу буын вәкилләренең 1/3 өлеше хәзерге вакытта нинди дә булса белем ала, димәк, аларның сатып алу сәләте үсәчәк кенә дигән сүз.
Аларга тормыштан нәрсә кирәк?
Миллениаллар гаилә коруга да башкача карый. Беренчедән, алар башка буыннарга караганда соңрак өйләнә, бала таба. 1980 елда 25тән алып 34 яшькә кадәр булган кешеләрнең 66 %ы инде өйләнешкән булган. 2019 елда 40 %ка кадәр кимегән. Ата-аналарга караш та үзгәрде: миллениаллар буынының 64 % әтиләре һәм 50 % әниләре вазифаларның үзара тигез булуы һәм иптәшең белән партнёр булу мөһим дип саный.
Шулай ук миллениаллар сәяхәт итәргә ярата һәм моның өчен акчаларын бер дә кызганмыйлар. Алар акчаны матди әйберләргә түгел, ә тәҗрибә туплауга тотарга ярата. Миллениалларның 71 %ы нәкъ менә матди булмаган тәҗрибә һәм онытылмаслык тәэсирләр алу – тормышта иң мөһиме дип саный.
Ни өчен миллениаллар бөтен кешенең ачуын чыгара?
Масс-медиа ярдәмендә кешеләрдә миллениаллар тискәре сыйфатлар белән генә ассоциацияләнәләр. Аларны хезмәткә яраксыз, үзләрен башкалардан өстен куючы, эгоист, ваемсыз дип саныйлар...
Популяр «Sky News» журналының мөхәррире тагы да алга киткән: ул «ялкау һәм файдасыз миллениалларны яхшылап селкеп алырга кирәк» дип, үз фикерен белдергән. Миллениалларга карата мондый мөнәсәбәт белән эш турындагы игъланнар сайтында да очрашырга була. Кайбер эш бирүчеләр «миллениаллар яхшы һәм нәтиҗәле эшләү өчен яраксыз» дип уйлый. Миллениалларның мәнфәгатьләре алдагы буын кешеләренекеннән нык аерылып тора. Бу, әлбәттә, беренче чиратта ниндидер товарлар җитештерүчеләрне борчый. Көнбатыш басмаларының күпсанлы мәкаләләре миллениалларның кино өлкәсен үтерүләре турында сөйли, чөнки алар фильм һәм сериалларны онлайн карауны өстен күрә. Соңгы 4 елда 12–24 яшьлек кешеләр кинотеатрларга азрак йөри башлаган, аларны хәтта супергеройлар турындагы фильмнарга да (иң популяр жанрларның берсе) бик зур авырлык белән җәлеп итәләр.
Миллениаллар нинди яхшылык эшли белә?
Миллениалларның бу сыйфатларын укып чыккач, бик тискәре образ җыела бит әле. Гомумән, миллениаллар берәр яхшылык эшлиләрме соң? «Әлеге буын кешеләре берни дә эшләми, барлык позитивны бетерәләр» дигән популяр стереотипларга карамастан, берничә уңай тенденция бар. Беренчедән, миллениаллар бик үк ялкау түгел. Алар еш кына эш файдасына ялдан баш тарта. Y буыны – тарихта иң белемле буын (югары белем хатын-кызларның – 27 %ында, ир-атларның 21 %ында бар). Белем алыр өчен миллениалларның мөмкинлекләре бик зур: безнең әти-әниләр кебек, китапханәләрдә көн-төн утырасы юк, «окей, гугл» дип кенә әйтү җитә, кирәкле мәгълүмат инде синең кулыңда. Миллениаллар, башка бер генә буын көрәшмәгән кебек, кешеләр тигезлеге өчен көрәшә, һәрвакыт дискриминациягә каршы чыгыш ясый. Хатын-кызлар дискриминациясе, бодипозитив (тәнеңне ничек бар, шулай ярату), ПП (ягъни дөрес туклану), ЗОЖ (сәламәт яшәү рәвеше), экология өчен көрәшү – болар барысы да миллениалларның тормыш мәгънәсе, кешелекне хаталардан саклап калу чаралары. Бу фактлар, һичшиксез, миллениалларны яхшы, тәрбияле, өметле кешеләр итеп тасвирлый.
P.S. Һәм тагын бер дәлил – «Ялкын» укучыларының да күпчелеге миллениаллар, ә бу инде миллениаллар иң шәп кешеләр икәнен аңлата
Z буыны (90нчы еллар азагында һәм 2012 елга кадәр туганнар) миллениалларны да арттырыр кебек: аларның 97 %ы тәҗрибә һәм хис-кичерешләрне бар нәрсәдән дә югары бәяли.
Гаммәви мәгълүмат чараларындагы язмалардан чыгып, без миллениаллар сатып алмый яки яратмый торган әйберләрне барладык. Менә аларның кайберләре:
– дымлы салфеткалар (алар кәгазь сөлгеләрне өстен күрә);
– сабын (сыек сабынны кулайрак күрәләр);
– 9:00–17:00 вакыт аралыгында эшләү (күпчелек миллениаллар, буш эш графигы буенча, өйдән эшләргә тели);
– классик, югары мода булып саналган киемнәр (алар өчен бу үзеңне ниндидер кысаларда тоту кебек, кыйммәт һәм, гомумән, кызык түгел);
– зәркән бизәнү әйберләре (кыйммәт, ул акчага чит илгә барып кайту яхшырак).
Әгәр әлеге пунктларның берсе булса да сиңа туры килә икән, димәк, син дә Y буынына керәсең:
1) бала чакта син ТНВ, СТС телеканалларын карамадың. Синең яраткан каналларың Disney белән Nickelodeon;
2) мәктәп чорында син SIMS уенының фанаты идең;
3) син телевизордан әйтелгән мәгълүматка ышанмыйсың;
4) Инстаграмда сиңа 1000нән артык кеше язылган, ләкин бу сине бер дә гаҗәпләндерми.
Айсылу ХАФИЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев