Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ СИН, ДАУН?

Еш кына төрле авыру исемнәрен әйтәбез, тик бу атамаларның каян килеп чыгуларын белмибез икән бит. Бүген без сезнең белән бергәләп барыбызга да таныш авыру атамаларының кемнең исемен йөртүен ачыкларбыз. Мисал өчен, кем булган ул Даун?

Даун синдромы

Статистикага күз салсак, Россиядә  көн саен Даун синдромлы 6 бала туа. Куркыныч сан... Бу – иң киң таралган генетик авыруларның берсе.

Күп кеше “Даун” сүзен инглизчә “down” (аска) сүзеннән килеп чыккан дип уйлый. Тик бу алай түгел.

Даун синдромын беренче тапкыр 1862 инглиз табибы Джон Лэнгдон Даун билгели.

Яшь чагында Джон әтисе белән даруханәдә эшли. Лондонның Патшалар хастаханәсе студенты була.

1868 елда ул “Нормансфилд” дип исемләнгән приют ача. Табибның 2 улы да әтиләре юлыннан китә. Джонның оныгы (шулай Джон исемле) бабасы билгеләгән шушы синдромлы булып туа. Ул 65 ел яшәп, 1970 елда үлә.

Паркинсон авыруы

2015 ел мәгълүматларына карасак, Паркинсон авыруыннан Җир шарында барлыгы 6 миллионнан артык кеше интегә. Күп очракта ул 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә күзәтелә.

Әлеге авыру вакытында була торган билгеләр фараоннарда да очраганы билгеле, бу турыда Мисыр папирусларына язып калдырганнар.

Джеймс Паркинсон - шушы авыруның нидән гыйбарәт булуын тулысынча ачыклаган кеше.

Ул 6 авыру кешене күзәтеп, Паркинсон авыруы вакытында нинди симптомнар күзәтелүен билгеләгән. 

Танылган шәхесләрдән паркинсон авыруы белән актёр Майкл Джей Фоксның авырганы билгеле. Шулай ук Сальвадор Дали, Мао Цзэдун, боксчы Мөхәммәт Али да Паркинсон белән авырган.

Альцгеймер авыруы

Әлеге авыру турында бик күп фильмнар төшерелгән. Беренче стадияләрендә ул хәтерсезлек, игътибарсызлык белән характерланса, тора-бара кеше көннең кайсы вакыты икәнен дә аермый башлый, хәтере югала. Бу авыру турында инде антик чорларда ук билгеле булган. Тик ук вакытта кешеләр аны картлык белән килә торган авыру дип уйлаганнар. Бары тик 1901 елда алман психиатры һәм неврологы Алоис Альцгеймер бу авыруны тәфсилләп аңлата.  2015 елда әлеге  авыруның бөтен дөньяда 30 миллион кешедә буганы билгеле.

Боткин авыруы

Боткин авыруы яки А гепатиты –бавырда була торган йогышлы авыру, төрле формалары бар. Гепатит А азык-төлек аша яки авыру кеше белән аралашканнан соң йога.

Әлеге авыру турында беренче тапкыр 1888 елда телгә алына. Аның белән рус галиме Сергей Петрович Боткин кызыксына. Вирусны ачканнан соң, ул аңа үз исемен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев