Логотип Идель
Бу – тема!

КЕМ НӘРСӘ ҖЫЯ?

Теге яки бу әйберне җыйнаучыларны коллекционерлар дип атыйлар. Төрле әйберләрне коллекцияләүчеләрнең атамалары да төрле.

Болар менә нәрсәләр җыя, өйрәнә:

Бонистиклар – җәмгыятьнең экономик һәм политик тарихы турындагы мәгълүмат җыючылар.

Кофрократистлар – турист маркаларын җыючылар.

Нумизматлар – монеталар (вак акча), медаль сәнгате әйберләре (плакеткалар), жетоннар җыючылар.

Филателистлар – марка һәм почта хезмәте өчен түләнә торган башка төрле билгеләрне, конвертлар, почта карточкаларын, махсус штемпель сугылган документларны , герб маркаларын җыючылар.

Фалеристлар – күкрәккә тагыла торган билгеләрне җыючылар.

Филокартислар – рәсемле почта карточкалары җыючылар.

Филуменистлар  - шырпы тартмасындагы язуларны җыючылар.

Филофонистлар – тавыш язмаларын җыючылар.

Зилә Сабитова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев