Логотип Идель
Бу – тема!

КҮҢЕЛ ҺӘМ ТӘН ПАКЬЛӘНГӘНДӘ... УРАЗА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ

Рамазан ае уразасы – олуг гыйбадәтләрнең берсе. Дисциплина булдыру, үзеңне рухи яктан тәрбияләү өчен дә яхшы формат бу. Ә иң мөһиме – гөнаһлардан арынып, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, Аның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинлекләр ачыла.

Рамазан аеның бәрәкәте турында Казанның «Рамазан» мәчете имамы Солтан хәзрәт Морадинов белән сөйләштек.

– Әссәләмү галәйкүм, Солтан хәзрәт. Рамазан аенда ураза тотучылар нинди үзгәрешләр кичерә?   

– Вә галәйкүм әссәлам вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтух. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисендә әйтә: «Әгәр дә сез Рамазан аеның өстенлеген, бәрәкәтен, нурын тулысынча аңлаган кешеләр арасында булсагыз, сез Рамазан уразасының һәр көнне булуын теләр идегез». Һәм чыннан да, авырлыгына карамастан, без Рамазан аеның бәрәкәтен татырга теләсәк, ураза тотып, нигъмәткә ия була алабыз.

Беренчедән, тән пакьләнүе. Рамазан аенда, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, кеше ризыктан, судан тыелган вакытта организм үзен-үзе чистарта башлый. Тыштан килүче энергия азайгач, организм кайсы күзәнәк дөрес эшли, кайсы файдалы, кайсы файдасыз икәнен ачыкларга керешә.  Төрле кирәкмәгән, вазыйфаларын үтәмәгән күзәнәкләрне организм үзе бетерә, чистарта. Бу күренеш аутофагия дип атала. Тән ягыннан пакьләнү турында әйткәндә, 2016 елда Нобель премиясе лауреаты булган япон табибы Ёсинори Осуминың ачышы хакында да искә алу кирәк. Табиб аутофагиянең кеше организмы өчен бик мөһим булуын исбатлый алган.   

 Күңел ягыннан пакьләнүгә килсәк, Рамазан аенда, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, күңелебез белән гөнаһлардан, хаталардан арынырга  мөмкинлегебез бар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтә: «Рамазан аен ураза тотып, төннәрен гыйбадәттә уздырган кешегә Аллаһы Тәгаләнең олуг бер бүләге бар: ул кеше яңа туган бала кебек гөнаһсыз хәлгә ирешергә мөмкин».  Гөнаһлардан арыну, шөкер итү – бәрәкәтне арттыра торган олуг сәбәпләр дә. Күңелне чистартуның тагын бер мөһим үзенчәлеге әлеге хәдистә ачыла: «... Әгәр без телебезне – начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан сакламасак, гайбәттән тыелмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала».

– Рамазан аенда кеше ризык кадерен дә аңлый башлый, шулай бит?

– Әйе, ураза тоткан кеше өчен көндәлек куллана торган ризыкның да аерым бер ләззәте, тәме барлыкка килә. Аллаһы Тәгалә безне Рамазан аеның дәресе белән һәр хәлдә, һәр көнне, һәр мизгелдә, ачмы син, тукмы син, малың бармы, юкмы икәненә карамастан, кечкенә генә әйберләргә дә шатланып, сөенеп яшәргә өйрәтә. Хәтта Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Әгәр ризыкларыгызның тәме югалса, алар сезне сөендерми башласа, ураза тотыгыз, сөенечегез артачак. Әгәр сезгә түшәкләрегез каты булып тоелса, идәндә йоклап карагыз, үзегезнең түшәкләрегезнең йомшак булуын аңлап, сөенерсез», – дип әйткән. Ягъни Рамазан ае безгә зур сөенеч китерә һәм булган малның кадерен белеп, шатланып, шөкер кылырга өйрәтә, гадәти әйберләрнең дә зур нигъмәт булуын исебезгә төшерә.

– Ураза тотырга теләүче кешегә нинди киңәшләр бирер идегез?

Ураза тотарга теләгән кеше Рамазан ае башында ук үзенә ният кылсын. Тел белән әйтсә дә бик күркәм булыр: «Йә Раббым, шушы Рамазан аен ураза тотып чыгарга ниятлим». Һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорасын: «Йә Раббым, шушы изге гамәлеңне үтәргә ярдәмеңне бир». Һәм хәтта төрле сәбәпләр белән тулысынча тота алмаса да (авырып китсә, сәфәргә чыкса һ.б.), кылган нияте сәбәбендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, савабы да артачак һәм Пәйгамбәребез галәһиссәламнең хәдисендә «Гамәлләр нияткә карап билгеләнер һәм нияткә карап, Аллаһы Тәгалә савабын бирер» диелә.

Сәхәргә торгач һәм ифтар кылганда дөрес итеп туклану да бик мөһим.   Иртән җылы су эчеп куярга киңәш ителә. 30 минут узганнан соң сәхәргә керешергә мөмкин. Ифтар вакытында Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисен онытмыйк: «Ашаган вакытта ашказаныгызны 3 өлешкә бүлегез: 1/3 өлеше – ризык, 1/3 өлеше – су (чәй суга керми) һәм 1/3 өлеше һава өчен булсын».  

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Аллаһы Тәгалә җиңеллекләрен һәм савапларын бирсен.

Миләүшә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев