Логотип Идель
Бу – тема!

КӘЕФНЕ КҮТӘРӘ ТОРГАН СЕРИАЛЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Без сине 5 җиңел һәм кызыклы сериал белән таныштырабыз. Аларны кәефең булмаганда, үзеңне ялгыз тойганда яки нишләргә белмәгәндә караштыр. Әлеге сериалларда җитди темалар һәм тормышчан хәлләр җиңел, ә кайвакыт кызык итеп күрсәтелә.

Эмили в Париже / Emily in Paris – романтик комедия

Эмили үз тормышын төзергә дип, мәхәббәт шәһәре, Парижга килә. Ул французларның теле, мәдәнияте һәм гадәтләре белән бер дә таныш түгел. Сериал мәхәббәт, мода, заманча трендлар турында сөйләячәк. Эмилиның әкренләп кенә яңа шәһәргә өйрәнүен син дә күзәт!

Энн с двумя «Н» / Ann with an E – гаилә белән карау өчен, драма

Люси Монтгомериның «Энн из Зеленых крыш» романына нигезләнеп төшерелгән бу сериал 13 яшьлек җирән чәчле ятим кыз Энн турында сөйли. Кыз приюттан бер гаиләгә килеп эләккәч, аның тормышы үзгәрә. Мәктәпкә йөри башлагач, Энн гаделсезлек белән очраша, тик шул ук вакытта чын дуслык һәм мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белә.

Брод Сити / Broad City – комедия

Фильм Нью-Йоркта яшәүче ике дус кыз турында сөйли. Монда шәһәр тормышының авырлыклары күрсәтелә. Аз хезмәт хакына кызлар ничек яшәргә дә белми, шуңа өстәмә эшләр белән шөгыльләнергә телиләр. Тик аларга бәхет елмаймый. Шуңа да карамастан, кызлар бирешми, тырышып-тырмашып, ничек тә кирәкле ысуллар табарга омтылалар.

Бывает и хуже / The Middle – комедия

Сериал бер уңышсыз гаилә турында сөйли. Әти-әниләр ничек тә бурычлардан котылу юлын эзли, ә балалар һәрвакыт бер-берсе белән кычкырыша. Бу җиңел сериал арыганны бетерә һәм борчуларың турында оныттырырга мөмкин.

Жирным шрифтом / The Bold Type – драма, романтика

Джейн, Кэт һәм Саттон Нью-Йоркта Scarlet мода журналында эшли. Сериалда дуслык, мәхәббәт, эштәге мөнәсәбәтләр һәм мода өлкәсе күрсәтелә. Ул бик кызыклы, тик кайбер мизгелләрдә ниндидер беркатлылык сизелә. Кичләрен карар өчен шәп вариант.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев