КҮБРӘК КӨЛГӘН КЕШЕ АКЫЛЛЫРАК БУЛА?
Елмаючан кешеләр озаграк та, бәхетлерәк тә, сәламәтрәк тә яши диләр. Халык ачышының фәнни нигезләре дә бар икән. Өстәвенә, юмор – ул акыл билгесе дә әле.
Көлү – тормышыбызны бизи торган эмоцияләрнең берсе генә түгел. Көлеп җибәрер өчен безнең баш мие дә эшләргә тиеш, чөнки нинди дә булса вакыйганың гаҗәеплеге, парадокска якын торуы безне көлдерә. Әгәр баланың үсешенә игътибар итсәк, көлүнең елаудан соңрак, әмма сөйләшә алудан иртәрәк барлыкка килүен күрербез. Димәк, көлү елаудан катлаулырак, әмма сөйләмнән гадирәк процесс.
Табигатьтә кешеләр, шимпанзелар һәм... күселәрнең көлә алуы билгеле. Соңгылары ультратавыш белән көлә, шуңа без аларның тавышын ишетмибез. Кем белә, бәлки үз ояларыннан тыныч кына безне күзәтеп яткан күселәр бездән көләдер?
Көлү – акыл билгесе
Көлү белән юмор бер үк нәрсә түгел. Юмор – көлүгә караганда күп тапкыр соңрак уйлап табылган ачыш, ул катлаулырак акыл эшчәнлегендә, көтелмәгән ассоциацияләрдә һәм кушылмаслык әйберләрнең кушылуында нигезләнгән күренеш. Юмор һәрвакыт баш миенең эшчәнлеген таләп итә. Кеше тупас итеп шаяртса да, бу «акылсыз» юмор түгел, чөнки акылдан башка юмор уйлап чыгарып булмый.
Кызыклы әйберне күреп, көлә һәм көлдерә алыр өчен кешегә акылның да, эмоцияләрнең дә югары үсеш алуы кирәк. Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, шаян кешеләрнең вербаль һәм вербаль булмаган интеллекты яхшырак үсеш алган, әмма шул ук вакытта аларның кәефләре тизрәк үзгәрә, өстәвенә, алар агрессив та булырга мөмкин. Аңлашыла ки, башкаларны көлдерә белгән кешеләрнең эмоциональ интеллекты да яхшы эшли (эмоциональ интеллект – башкаларның һәм үзеңнең эмоцияләреңне аңлау сәләте).
Көлү яхшы укырга ярдәм итә
Нейробиологларның тикшеренүләренә таянсак, шуңа тап булабыз: көлү баш миендә билгеле бер үзгәрешләрнең сәбәпчесе була икән. Яхшы эмоцияләр кичергәндә баш миендә дофамин күбрәк бүленә башлый. Дофамин исә яхшы кәефкә генә йогынты ясап калмый, ул әле белем алу өчен җаваплы өлкәләргә дә тәэсир итә. Нәтиҗәдә, нейрон элемтәләре саны арта. Бу исә фикерләүнең сыгылмалырак һәм иҗадирак булуына китерә, ниндидер биремнәрне башкару җиңеләя. Кыска вакытлы хәтеребезгә дә бу уңай йогынты ясый. Кыскасы, әгәр дә сез математика дәресендә ешрак елмайсагыз, тигезләмәләрне тизрәк һәм дөресрәк итеп чишәчәксез.
Дәресләрдә юморны куллануның үз кагыйдәләре дә бар. Белгечләр менә нәрсә киңәш итә:
– Юморны сыйныфны уңай эмоцияләр белән баетыр өчен кулланырга;
– Юмор аша бергәлек, туганлык хисен үстерергә;
– Темага кагылышлы юмор кулланырга;
– Яшькә туры килгән мәзәкләр белән шаяртырга;
– Юморны өйрәтү һәм кабатлау белән катнаштырырга («сэндвич» ясарга);
– Сарказм, усал һәм тупас юморны кулланмаска;
– Көләргә мәҗбүр итмәскә;
– Темадан читкә китеп шаяртмаска.
Медицина юморы
Америкада Гамәли һәм терапевтик юмор ассоциациясе эшләп килә. Бу оешмада юмор белән сәламәтлекне ныгыту ысулларын өйрәнәләр һәм аларны гамәлгә дә кертергә тырышалар. Оешманың президенты Пол Осинкап әйтүенчә, фән тарафыннан юморның сәламәтлеккә йогынтысы исбатланган инде. Көлү һәм елмаю стресс гормоннары бүленеп чыгу дәрәҗәсен киметә, кан басымын төшерә, иммун системасын көчәйтә, авыртуны киметә, ялкынсынуны җиңеләйтә. Көлү терапиясен психологлар һәм психотерапевтлар да актив куллана. Ахыр чиктә, шаярту кайчак табиб белән авыру арасында кирәкле элемтәне булдырырга ярдәм итә.
Сүз уңаеннан, кайбер биологлар кешенең юморга сәләтен тавис кошының койрыгы белән чагыштыралар. Бу кошлар матур койрыклары аша үзләрен күрсәтәләр, шулай итеп гаилә корырга иптәш эзлиләр. Галимнәр фикеренчә, юмор борынгы кешегә үзенең акылын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Кошларның матур койрыклары сыман ук, юморга сәләт тә геннар аша күчә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев