Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНГА БУЛАЧАК ПРЕЗИДЕНТЛАР ҺӘМ МИНИСТРЛАР ҖЫЕЛДЫ

Берничә елдан нәкъ менә бу яшьләр Россия белән идарә итә башларга мөмкин. Аларны бу юлга инде бүгеннән үк әзерлиләр. Шаярту түгел бу, чын сүзләр. Чөнки Казанга Россиянең 50дән артык төбәгеннән Яшьләр Хөкүмәте вәкилләре җыелды. Максатлары – илебездәге иң яхшы Яшьләр Хөкүмәтен ачыклау.

25-28 апрель көннәрендә Казанда Россия Яшьләр Хөкүмәте ассоциациясе корылтае уза. Синең, гомумән, әлеге оешма турында ишеткәнең бармы? Белмәсәң, аңлатып узам. Бу орган – теге яки бу төбәктәге губернатор яки хөкүмәт каршында барлыкка килгән иҗтимагый берләшмә. Шушы эш вакытында егет-кызлар министрлык һәм ведомстволарның эшчәнлеге белән таныша. Бер сүз белән әйтсәк, министрларның “дублер”лары булып эшли.

Татарстанда Яшьләр Хөкүмәте проекты узган елның декабреннән бирле тормышка ашырыла. Анда “Кадрлар резервы” проекты конкурсыннан сайлап алынган яшьләр катнаша. Шушы егет-кызлар республика министрларының киңәшчеләре булып эшли. Республикабыздагы мондый төр Хөкүмәтне Дина Гайзатуллина җитәкли.

Республика Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, чынлыкта Татарстанда яшьләр тарафыннан бик күп идеяләр тәкъдим ителә. Алар арасында креатив киңлекләр булдыру, төрле акцияләр оештыру да бар. “Һәркем яшьләрдән үсеп чыга, ләкин шул ук вакытта яшьлектә кала да. Барысы да безнең дөньяга ничек каравыбыздан тора”, – ди ул.

Тиздән Россия Яшьләр Хөкүмәте ассоциациясе “Илнең яшь командасы” дигән яңа проектка старт бирә. Аның буенча төрле төбәктәге яшьләр Мәскәүдә хакимият органнарында практика уза алачак.

Сергей Конев, Россия Яшьләр Хөкүмәте ассоциациясе рәисе:

– Яшьләр Хөкүмәте ассоциациясенә илебезнең 14 төбәге килеп кушылды. Татарста бу орган оешуга 4 ай узганнан соң, үзендә менә шундый чараны кабул итә. Без игътибарны яшьләр белән эшләүгә юнәлтәбез. Төп максатыбыз – Россия Федерациясенең Кадрлар резервын булдыру.

Чара барышында илебез территориясендә эшли торган иң яхшы 5 Яшьләр Хөкүмәте ачыкланды. Менә алар: Рязань, Воронеж өлкәләре, Саха (Якутия) республикасы, Краснодар крае, Ямал-Ненец округы. Киләсе елларда бу исемлеккә Татарстан командасы да эләгәр, дип ышанабыз. Чөнки “Ел ташкыны” номинациясендә нәкъ менә безнең республика командасы җиңеп чыкты.



Мария Ковалева, (Воронеж өлкәсенең Яшьләр Хөкүмәте кураторы):

Без бүген “Иң яхшы программа эшчәнлеге” номинациясендә җиңеп чыктык. Бу юнәлештә яшьләр проектлары һәм программаларына грант ярдәме күрсәтәбез. Грантларның гомуми күләме 6 миллионга җитә. “Өч фән турниры” дигән проектыбыз бездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә уздырыла. Шулай ук безнең яшьләр “Яшь белгеч турындагы” закон инициативасы белән дә чыкты. Хәзер ул төбәгебездә уңышлы гына эшләп килә. Аның ярдәмендә аз күләмле хезмәт хакы алган егет-кызлар премия ала. Безнең Яшьләр Хөкүмәте инде сигезенче елын эшләп килә.

Марсель Гафаров, (Татарстан Яшьләр Хөкүмәте рәисенең мәгълүматлаштыру һәм элемтә мәсьәләләре киңәшчесе):

– Хәзерге вакытта безнең республиканың Яшьләр Хөкүмәте проектларны эшләү белән шөгыльләнә. Һәрбер министр киңәшчесенең үз проектлары бар. Алар министрлыклар ярдәмендә оештырыла. Әлегә проектларның күбесе төбәк дәрәҗәсендә генә тормышка ашырыла. Безнең төп максатыбыз яшьләр белән министрлык-ведомстволар арасында күпер булдырып, аннан соң аларны шунда эшләргә чакырырга телибез. “Яшел фитнес” – паркларда физик культура белән шөгыльләнү максаты белән булдырылган проект. Ул инде тормышка ашырыла. Шәхсән үзем, “Европротокол” дигән мобиль кушымта проектын эшлим. Аны Бөтенроссия дәрәҗәсендә кулланып булсын өчен, Мәскәү белән сөйләшүләр алып барабыз. Бу эштә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шактый көч куя, проектларны тормышка ашыруга булыша.
Белешмә:

Россия Яшьләр Хөкүмәте ассоциациясе – Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсе. Аның төп максаты – яшьләрне иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү, илебезнең икътисадын үстерү өчен талантлы яшь идарә итүчеләрне берләштерү.

Россия Яшьләр Хөкүмәте ассоциациясе корылтае 2008 елдан бирле уздырыла. Моңа кадәр ул гел Мәскәүдә уздырыла. Былтыр – Воронежда. 2017 елда шундый дәрәҗәле чараны Казан кабул итә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

26.04.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев