Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДАГЫ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЕЛЕМ АЛУ БЫЕЛ КҮПМЕ ТОРА?

Татарстан башкаласындагы югары уку йортларында белем алуның быелгы бәяләре билгеле булды.

Рейтингның башында КАИдагы «транспорт радиоҗиһазларын техник эксплуатацияләү» («техническая эксплуатация транспортного радиооборудования») белгечлеге тора. Биредә студентка бер ел уку 300 меңгә төшәчәк. Әлеге югары уку йортындагы иң арзан белгечлекләр - «экономика» һәм «менеджмент» (116,5 мең сум).

КНИТУ-КХТИдагы «дизайн», декоратив-гамәли сәнгать» («декоративно-прикладное искусство») һәм «костюм сәнгате» юнәлешләре исемлектә икенче урынны били. Монда бер ел белем алып чыгу 260 000 сум тора. Шушы уку йортындагы гуманитар белгечлекләрдә уку бераз очсызрак: 130 000 сум.

КФУның «дизайн» юнәлешенә укырга керергә теләүчеләргә елына 251 000 сум түләргә туры киләчәк. Иң арзан юнәлешләр – тарих, лингвистика, туризм, математика, филология, политология —127 600 мең.

«Дизайн» юнәлешенә КГАСУда уку да популяр. Бер ел белем алу 228 200 сум тора. Ә университеттагы иң арзан бәяләр «менеджмент» һәм «торак хуҗалыгы һәм коммуналь инфраструктура» («жилищное хозяйство и коммунальная инфраструктура») юнәлешләрендә. 116 400 мең сум.

Казан медицина университеты 5лекнең ахырында тора. «Дәвалау эше» («Лечебное дело») һәм «стоматология» 187,6 мең тора. Педиатрлар белем алу өчен елына 151 мең сум түли.

Медицина университетында «медицина биохимиясе» һәм «медицина биофизикасы» юнәлешләрендә уку елына 190 мең тора. Иң арзаны – ««медик-профилактик эш» («медико-профилактическое дело») юнәлеше (133,8 сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев