Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА «ЗӨЛӘЙХА КҮЗЛӘРЕН АЧТЫ»....

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының “Зөләйха күзләрен ача” спектакле “Нәүрүз” форумы ачышларының берсе булды. Әлеге постановка – “Алтын битлек” махсус премиясе иясе дә. Тамаша моңа кадәр казанлыларга апрельдә театр гастрольләре  вакытында күрсәтелсә дә, хәзер дә зур кызыксыну уятты: Камал театры залы шыгрым тулы иде.

Мисал өчен, Уфада әлеге спектакльгә билетлар 1000 сум торса, Мәскәүдә аларның иң кыйммәтлесе 10 мең сумга сатылган. Хәер, Казанда да билетлар әллә кайчан сатылып беткән иде. Кайбер тамашачы июньдә булачак спектакльгә аларны инде апрель аенда ук алып куйган.

Әлеге постановканы Гүзәл Яхина романы, Ярослава Пулинович инсценировкасы буенча режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштергән. Спектакльдә Зөләйха ролен Башкорт дәүләт академия театры актрисасы Римма Каһарманова башкарды. “Дөресен генә әйткәндә, мин башта Зөләйханы аңламый идем. Көрәш, нәрсә дә булса әйт, дип әйтәсе килде аңа. Соңрак героинямның мондый халәте – басынкылык, әйләнә-тирә дөнья белән килешеп яшәү – бик зур хис икәнлеген аңладым. Ул эчке дөньясы ярдәмендә исән калды. Зөләйха безгә, әгәр ни дә булса булып чыкмаса, моны тыныч итеп кабул итәргә һәм алга таба яшәргә кирәклеген исбатлады”, – ди актриса.


Сәхнә белән зал арасында – чиксезлек


 “Зөләйха күзләрен ача” спектакле сәхнә чикләреннән чыга. Кайбер вакытларда постановка тамаша залы белән тоташтырылган басма-күпердә, кайвакыт тамаша залының үзендә бара. Бу исә әлеге спектакльнең тамашачы белән актерлар арасында чикләрнең юкка чыгуын, чын мәгънәсендә киң планлы икәнлеген күрсәтә.

Постановка күзен каплаган, яланаяклы Зөләйханың (Римма Каһарманова) күпердән атлавы белән башланып китә. Зөләйха һәрчак башын аска иеп, идәнгә карап йөри. Башкорт милли стилендә тегелгән кара күлмәк кигән героиня Сәмрух кош турындагы риваятьне сөйли. Хакимлек иткән әлеге кошны бар кеше эзли. Тик тапкач кына, аның булмавын ачыклана. Әлеге фольклор өлеше спектакль барышында берничә тапкыр кабатлана.

Геройлар ничек тасвирланган?


Зөләйханың ире – Мортаза, олы яшьләрдәге авыл карты. Аның әнисе, Убырлы шулкадәр тәңгәл килеп тасвирланган ки, ул бернинди эмоциясез, йөзе дә кызыл балчык белән катырылган. Күзләре күрмәгән, характеры белән ут булган карчык Зөләйханы һәрчак рәнҗетә, мыскыл итә. Соры төстәге күлмәк-яулыгы аша режиссер аның яман яки яхшы герой булганлыгын ассызыкларга теләми. Соры төс картлыкны аңлата, җитмәсә, ул хакимлек итү төсе дә. Сәясәттә сүзе үтүчән кешеләрне дә “соры кардинал”, дип атыйлар. Ә Убырлы Вәлиевлар гаиләсенең дә соры кардиналы дип әйтеп була: биредә аның һәр сүзе – закон.



Ничә ел буе мал туплаган Мортаза, Совет хакимиятенә үз сыерын бирергә теләмичә, аны суя, ашлыгын да яшерә. “Уничтожим кулаков!» дигән газетаның кулына килеп керүе алда яман вакыйгалар көтүен искәртә сыман. Тик властька каршы барып булмый: Мортазага кызылармеец Игнатов ата, ул хатыны алдында җан бирә. Гаилә башлыгының теге дөньяга күчүен дә кызыклы итеп сурәтли режиссер: Мортаза янына Зөләйханың өч үлгән кызы килеп, аның өстенә юрган каплый, аның белән бергә йокыга тала. Ягъни Мортаза да кызлары янына бакыйлыкка күчә.



300дән артык кеше белән бергә сөргенгә җибәрелгән Зөләйха башкалардан нык аерыла. Ул һәрчак үз уенда, Убырлы, Мортаза белән сөйләшә. Убырлының килененә әйткән фаразы юш килә: аны өчәү тәмугъка алып китәләр. Тик тәмугъ дигәннәре сөрген булып чыга. Суны кичкәндә, 300 кешелек баржа батып кала, интеллигенцияне башка көймә белән коткаралар. Нәтиҗәдә Игнатов белән Зөләйха үзләре котыла ала. Зөләйханың суны кичүен режиссер шулкадәр яхшы образ аша сурәтли: төп героиня, цирктагы акробат сыман, беркетелгән бау белән өскә күтәрелә, һәм аяклары-куллары белән суны гизә.

Спектакльдәге тагын бер герой – профессор Лейбе. Чал чәчле, өй тапочкаларын кигән үтә нечкә итеп булдырылган аның образы табибның үзенең дә тоемлау хисе зур, чын профессионал булуын күрсәтә. Чөнки нәкъ менә бу кеше Зөләйханың авырлы булуын тоя һәм баласын табарга  булыша. Яңа туган сабый образының ничек сурәтләнгәнен әйтмичә булдыра алмыйм. Ул – плацентадагы сыман шар эчендәге курчак булып дөньяга аваз сала.

Зирәклекне саклап калалар


Сөргендәге кешеләр – интеллигенция – хакимияткә каршы бара алмый. Алар кырмыска оясындагы бөҗәкләргә охшаган. Авыр тормыш басса да, сынмый сыгылмый. Әнә, рәссам Иконников үз сәләтен агитация эшләрен башкарганда күрсәтә. Ясаган рәсемнәре тамаша залы түбәсенә “күчә” һәм шаккаттыра. Әйтерсең лә, бу берәр храм эчендәге сәнгать әсәрләре! Биредә –яшь Зөләйһа, профессор Лейбе, ботаник Сумлинский һәм совет солдаты. НКВД хезмәткәре бәйләнмәсен өчен, Иконников геройларны кызыл төскә буяп һәм барысы да кызыл йолдызга үрелгән итеп сурәтли.

Шундый зур йөк астында калырга мәҗбүр булган гади халык нинди катлаулы ситуацияләрдә дә үзенең зирәклеген, тапкырлыгын күрсәтә ала, авырлыкларга бирешми. Әнә, Парижның Эйфель манарасы, Мулен Ружын сурәтләгән Иконников та зирәклеге ярдәмендә Совет җитәкчеләрен аларны Мәскәү урамнары, дип алдый. Мәскәүнең “м” хәрефен дә күрмәгән НКВД хезмәткәре үзенең ахмаклыгын күрсәтеп, алдана. Шушы интеллигенция мондый авыр минутларда бер-берсенә сыена, булыша ала.



Зөләйханың малае Йосыф үсеп буйга җиткәч, рәссам Иконников ярдәме белән сәнгать белән кызыксына башлый, ә француз хатыны аны француз теленә өйрәтә. Аю булып (чын мәгънәсендә аю костюмы киеп) хатыны каршысына чыккан Мортаза Зөләйхага кияүгә чыгарга хәер-фатыйха бирә.

Игнатов та – төп геройларның берсе. Совет властенда тәрбияләнгән кызылармеецка карата, Вәлиевларның әйберләрен тартып алырга килгәндә, ачу, нәфрәт хисе уяна. Тик тора-бара, сөргенгә куылган Игнатовның да гади, система тарафыннан алданган кеше икәнлеген аңлыйсың, аны жәллисең. Усал палач булып күренсә дә, йөрәгендә кешелеклелек яши бирә. Ул сөргендәге кешеләрне урман кисәргә өйрәтеп кенә калмый, үзе дә егылганчы эшли. Скакалкада сикергән пәрдәдә аның чыннан да, чыдам, тимер кеше икәнлеген күрәсең! Үз хисләрен Зөләйхага аңлата алган Игнатов ахыр чиктә аның белән бергә кала.



Гомумән, режиссер спектакльдә теге яки бу әйберне чагылдырган детальләргә бик мөһим урын бирә. Сөргенгә күчеп килүчеләрнең станциядә тәлинкә сузып, ач икәнлеген аңлатулары, соңыннан бу тәлинкәләр Себердә ашаганда да кирәк булуын дисеңме... Ә сөргендә урманны сурәтләү өчен озын такталар кулланылуы, аларга Совет властенә каршы барып, төрмәләргә эләккән кешеләр фотолары беркетелүе, дисеңме... Зур уңышларга ирешкән интеллигенциянең бер мизгел эчендә шундый халәткә төшеп, бер чеметем икмәккә мәхрүм булып утыруын әйтәсеңме... Болар барысы да шул елларның авырлыгын тагын бер кат ассызыклый, мондый вакыйгаларның тарихтан сызылмаячагын аңлата.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА


Фотолар Г.Камал театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев