Логотип Идель
Бу – тема!

«КАЗАНДА УКЫП, МӘСКӘҮ ДИПЛОМЫ АЛ!»

Июнь ае ахырында чыгарылыш сыйныф укучыларына җиде юл чатында калырга туры килә. Документларыңны нинди уку йортына тапшырырга соң? Кайсысында нинди мөмкинлекләр бар? Кайсында сыйфатлы белем бирәләр? Мондый сорауларны мәктәпне тәмамлаучы һәр кеше бирми калмыйдыр ул. Үз киләчәген саннар, математика, исәп-хисаптан башка күз алдына китермәгәннәр банк, икътисад сферасын сайлый. Шушы юнәлеш буенча урта һөнәри белем алырга теләүчеләр Казанның элеккеге Банк мәктәбе ишеген ачып керә.

Элеккеге диюем тик торганда түгел, чөнки Казан банк көллияте (Бакн мәктәбе) 2017 елның сентябреннән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенә кушылды. Хәзер ул шушы уку йортының – Казан филиалы. Әлеге урта уку йортында булачак банк хезмәткәрләрен, икътисадчыларны әзерлиләр. «Ялкын» журналы Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенең (РАНХиГС) Казан филиалы директоры Наилә Илгиз кызы Әскәрова белән әңгәмә корды.



– Наилә Илгизовна, Казан банк мәктәбе шушы академиягә ни өчен кушылды?

– Милли банк үзенең Корпоратив университетын булдырып, үз хезмәткәрләрен шунда укыта. Шул сәбәпле, Россиядәге 5 банк көллиятен әлеге академиягә тапшырды.

– Сезнең уку йортында нинди белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин?

– Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясендә уку түләүле. Әмма Казан филиалында бюджет урыннары да бар. Алар барлыгы – 15. Беренче белгечлек – «Банк эше», икенчесе – быел яңа кертелгәне – «Икътисад һәм бухучет». Соңгысы элек тә булган, ләкин онытылган.

Безнең төп максат сан түгел, ә – белем бирү сыйфаты. РАНХиГСның зур исеме үзе үк бездә укыту сыйфаты югары дәрәҗәдә булачагын әйтеп тора. Әле май аенда гына без аттестация уздык. Уку йортын тәмамлаучыларга Мәскәү дипломын тапшырабыз. Анда «РАНХиГС, Мәскәү шәһәре», дип язылган. Бу документта Казан филиалы турында сүз юк. Бу исем – бренд.

– Һәр белгечлеккә ничә кеше кабул итәсез?

– «Банк эше»нә – 125 (монда 15 бюджет урын да керә), «Икътисад һәм бухучет»ка – 150 кеше. Без махсус рәвештә, шулай аз кеше җыеп, шундый «корбан»нарга барабыз. Чөнки, беренче чиратта, әйткәнемчә, сыйфат мөһим.

– Сезгә укырга кергәндә, БДИ яки ТДИ нәтиҗәләре исәпкә алынамы?

– Юк. Монысы – урта профессиональ белем бирү таләпләре. Без аттестаттагы уртача балларны карыйбыз. Былтыр ул 4,3 балл иде. Шуңа карап, бюджет урыннары билгеләнә.

– Ә быел уртача балл ничә булыр, дип, өмет итәсез?

– Әгәр укырга керергә гариза бирүчеләр арасында «3»легә укучылар күп булса, уртача балл түбәнрәк була. Әгәр «4», «5»кә укучылар күп икән, балл югарырак булачак. Без гариза тапшыручылар арасында рейтинг төзибез. Әлбәттә, шушы уртача баллны, бары тик бөтен кеше гаризаларны тапшыргач кына, әйтеп була.

– Башка уку йортларындагы кебек, сездә абитуриентлар рейтингта ничәнче урында торганын онлайн рәвештә карый аламы?

– Әйе. Шунысын да әйтәсем килә: «5»легә генә укучыларның, «3»легә укучылар белән чагыштырганда, керү шанслары зуррак, әлбәттә. Мисал өчен, бюджет урыннары 15 кенә булып, 16 отличник керергә теләсә, безнең бу юнәлештә инде сыналган тәҗрибәбез бар. Аттестатта математика, рус теле һәм җәмгыять белеме буенча билгеләргә карыйбыз. Әгәр кемнеңдер шушы предметлардан «4»ле икән, ул рейтингта аска төшә. Әгәр шушы 16 кешенең дә шушы санап үтелгән предметлардан «5»ле булса, ул вакытта әңгәмә ярдәмендә сайлап алына. Шулай ук безнең элек, Банк көллияте булганда, максатчан рәвештә уку өчен юлламалар ала иде. Хәзер алар юк.



– Ә сезнең уку йортын тәмамлап, кеше алга таба укуын дәвам итәргә теләсә, аңа БДИ тапшырасы буламы?

– Казанның кайбер вузлары – КХТИның Икътисад югары мәктәбе, Кооператив институт, КФУның финанс институты белән килешүләр төзелгән. Безнең уку йортын тәмамлаган студентлар шушы уку йортларында кыскартылган программа буенча 3 ел укый ала. Шулай ук РАНХиГСның филиалларында 20-80% ташлама белән укып була. Җитмәсә, бу академиянең бюджет урыннарына да эләгергә мөмкин. Әлеге вузның филиаллары Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бар. Алар барлыгы – 60. Казанга иң якыннары – Түбән Новгород, Чабаксар, Ижау, төп бина Мәскәүдә урнашкан. Шушы вузларга укырга кергәндә, БДИ тапшыруның кирәге юк. Әмма, әгәр дә килешү төзелмәгән вузга кергән очракта, БДИ тапшырырга кирәк була.

– Шушы академиянең Казан филиалының төп «фишка»сы нәрсәдә?

– Яңа исем астында тәҗрибә һәм академиянең яңа мөмкинлекләре бергә кушылды. Әгәр элек бездә саллы хезмәтләр, көчле укытучылар составы, методик эшләнмәләр булса, ә академия Халыкара гыйльми советы белән эшләү мөмкинлеген дә бирде. Безнең уку йортында белем бирү практикага корылган. Мисал өчен, банкта кулланыла торган программалар, банкнотларны санау машиналары, банкнотларның детекторлары. Уку йортыбызны тәмамлаганнар эшкә килгән беренче көнне үк утырып эшли ала. Ә вузны тәмамлаучыларга исә эшкә ияләшер, белер өчен, вакыт кирәк. Җитмәсә, диплом алды практикасын банкларда узганнан соң, эшкә чакыру ала. Чөнки алар – инде әзер хезмәткәрләр. Гомумән алганда, банк, икътисад секторы өчен урта хезмәткәрләр әзерләү Казанда ике җирдә генә – бездә һәм Кооператив институтта.

– Банк сферасындагы вәзгыять бик үк тотрыклы түгел. Сез моны абитуриентлар санында чагылыр, дип курыкмыйсызмы?

– Юк, чөнки без алай ук күп укучыларны кабул итмибез. Җитмәсә, банк секторы әле бик озак эшләячәк. Чөнки банклардагы урта хезмәткәрләргә һәрчак ихтыяҗ бар.



– Әле бит Эшмәкәрлек мәктәбе дә ачарга җыенасыз икән...

– Әйе, анысы перспективада, түрәләр, урта һәм кече бизнес вәкилләре өчен курслар булачак ул. Хәзерге вакытта аңа әзерлек бара. Бу өстәмә профессиональ белем бирү булачак. Блоклардан торган модульле белем бирү булдырырга телибез. Мисал өчен, финанс учеты, кадрлар менеджменты, ораторлык осталыгы... Һәм һәркем ниндидер бер блок буенча гына укыймы, әллә тулаем курс узамы икәнлеген үзе сайлаячак? Без өч төрле юнәлештә – мәктәп укучылары, уку йортларын тәмамлаганнар һәм эшмәкәрләр өчен эшләячәкбез. Эшмәкәр булмыйлар, ә эшмәкәр булып туалар. Шуңа үзеңне бу юнәлештә сынап карау – кызыклы һәм әһәмиятле. Курс ахырында йә квалификацияне күтәрү таныклыгы яки переподготовка турында диплом алачак.

– Киләчәктә сезнең уку йортында югары белем алып булачакмы?

– Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе – югары белем бирә торган уку йорты, илебезнең иң зур академиясе. Тик әлегә Казанда филиалында шушы мәсьәлә ачык кала бирә. Хәзергә укуларын шушы вузда дәвам итәргә теләүчеләр Мәскәүгә яки башка шһәәрдәге филиалларга барырга мәҗбүр.

– Яңа мәйданчыклар төзү планда бармы?

– Әгәр җитәкчелек Казанда югары белем алу мөмкинлеге тудырса, ул вакытта яңа биналар кирәк була. Әлегә булган биналарыбыз җитә. Кирәк булса, Кол Гали урамындагы тулай торакта да уку өчен мәйданчыклар оештырып була. Спорт тормышы өчен дә материаль-техник базабыз да бик яхшы.



– Чит шәһәр-районнардан килүчеләргә тулай тораклар белән тәэмин ителәме?

– Әйе, ул – Банк көллияте мирасы. Анда 88 ятак-урын бар, ул – фатир тибында. Биредә суыткыч, микродулкынлы мич, урын-җир алмаштыру урыны бар. Тулай торак Кол Гали урамында урнашкан. Без студентларны автобус белән йөртергә тәкъдим иткән идек. Алар моннан баш тартты, чөнки йөрү бәясен түләргә кирәк иде.

– Наилә Илгизовна, Сез үзегез яңа эш урынында нинди перспективаларны тоемлыйсыз?

– Үз алдымда бик күп эш, шул ук вакытта зур перспективалар күрәм. Мәскәүдәге җитәкчелек тә, Татарстан да уку йортыбызның үсешенә теләктәшлек итәргә әзер. Бүген безнең төп максат – урта һөнәри белем бирү тармагында сыйфатлы итеп эшләү. Бизнес өчен академия булдыру да төп бурычларыбызның берсе. Программаларыбызның уникаль һәм сыйфатлы булуын телибез. Федераль дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрне дә көтеп калабыз. Чөнки алар хәзерге вакытта Мәскәүдә укый, ә без, үз чиратыбызда, аларның чыгымнарын киметәчәкбез. Безнең турында ишетерләр, дип ышанып калам.




! 18 июнь – 31 август аралыгында уку йортына керү өчен документ өчен тапшыру мөмкинлеге бар!







Белешмә:


1942 ел – Учет-кредит техникумы буларак оеша, техникум эвакуациядән соң Ленинград шәһәреннән Казанга күчерелә;

Соңыннан Казан банк мәктәбенә әйләнә;

2015 елдан – Казан банк көллияте;

2017 елның сентябреннән – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе (РАНХиГС) Казан филиалы.
Филиал директоры:

Наилә Илгиз кызы Әскәрова

Туган көне – 3 сентябрь 1983 ел

Казан университетының юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлый.

Банк секторында кыйммәтле кәгызьләр белән эшләү тәҗрибәсе дә бар.

Соңгы елларда шәхси секторда эшли.

2018 елның 1 июненнән – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе Казан филиалы директоры.

Казан банк мәктәбен тәмамлаучылар:


Людмила Китайцева – Татарстанның Банк ассоциациясе Советы рәисе;

Газинур Галимов – Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе, куркынычсызлык һәм мәгълүматны саклау бүлеге башлыгы;

Сергей Когогин – «КАМАЗ» генераль директоры.

Гомумән алганда, Казан филиалын тәмамлаучыларның берсе дә хезмәт биржасында тормый. Күбесе банк секторларында һәм башка сфераларның икътисад бүлекләрендә эшли.

15-26 июль аралыгында Иннополис шәһәрендә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясенең Халыкара җәйге кампусы узачак. Кызганыч, анда бары тик югары белем алучы студентлар гына катнаша ала. Быел Казан филиалы студентлары аның белән танышачак. Бәлки, киләчәктә оештыру эшләрендә дә катнаша алырлар.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев