КАЗАНДА «ТЫЛ-ФРОНТКА» ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ УЗДЫ
Быел Җиңүгә 76 ел! Дәһшәтле сугыш чорлары тарихта калса да, ата-бабаларыбызның батырлыгы һәрвакыт истә, каһарман геройларыбыз – күңел түрендә! Шул уңайдан Казаныбызда күп кенә чаралар һәм бәйгеләр дә үткәрелде, үткәрелә һәм үткәреләчәк...
Мәсәлән, 19нчы май көнне Гадел хөкем университетында «Тыл-фронтка» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды. Бу чара «Данлы эшләр тарихы» марафонын уздыру кысаларында «Җиңү инженерлары» проектына ярдәм йөзеннән оештырылган. Биредә төп максат – яшьләрнең игътибарын Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Советлар Союзының һәм Гитлерга каршы коалиция илләре оешмаларының хезмәт һәм фәнни коллективлары эшчәнлеге турында мәгълүматны җыюга һәм системалаштыруга җәлеп итү, шул рәвешле сәнәгать, тыл хезмәтчәннәренең батырлыклары турында тарихи хәтерне саклап калу!
Искәртеп узарга кирәк, чарада студентлардан тыш музей директорлары һәм Казанның төрле оешма хезмәткәрләре дә катнашты. Әйтик, «Казанның моторлар төзү җитештерү берләшмәсе» музее директоры Гүзәл Дамир кызы сугыш вакытында илебезнең төп мотор цехы турында, ә КАИ музее җитәкчесе Илона Анатолий кызы Бөек Ватан сугышы елларында үзләренең югары уку йорты хакында сүз тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев