Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА - СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ БӘЙРӘМЕ /ФОТОРЕПОРТАЖ/

Кемдер бу көнне зарыгып көтә һәм "Бөтен уйлаганымны әйтеп, ишекне шапылдатып ябып чыгып китәр идем шул мәктәптән", - дип хыяллана. Кемдер, киресенчә, бу көн озаграк килми торсын иде, дип тели. Хәленнән килгәнчә, мәктәп елларын озайтырга, һәр мизгелне күңел түренә язып калдырырга тырыша. Ничек кенә булмасын, бу көн килеп җитте. 24 май - соңгы кыңгырау бәйрәме.

Менә бүген дә 5000нән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тик, гадәттәгедән аермалы буларак, кыңгырау мәктәп диварларында түгел, ә Казанның Кремль яр буенда чыңлады.

Кремль яр буе ак алъяпкыч япкан, ак бантиклар таккан кызлар, йөзләре әллә кояштан, әллә шатлыктан балкыган егетләр белән гөр килеп торды.





11нче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлау өчен бәйрәмгә Казан мэры Илсур Метшин һәм төрле уку йортларының ректорлары килгән иде.

- Сезне котлау – минем өчен зур шатлык. Олимпиадаларда, спорт бәйгеләрендә, төрле чараларда катнашып, сез безне куандырдыгыз. Тормыш юлында без сезгә, иң беренче, ныклы сәламәтлек, бәхет, үз тиң ярыгызны табып нык гаиләләр коруыгызны телибез. Хәерле юллар, бәхетле тормышлар булсын! Без сезне бик яратабыз! - дип котлады Илсур Метшин яшьләрне.

Аннан соң 102нче гимназиянең 1Б сыйныфы укучысы белән бергә 11ләр өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлатты.

Бәйрәм барышында Россия күләмендә узган һәм Халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган иң алдынгы укучыларны да тәбрикләделәр. Җитди кешеләрнең җитди сүзләреннән соң, чакырулы Мәскәү кунагы җырчы Ханна егет-кызларга бәйрәм ясады. 2018 елгы “Студентлар язы” чемпионнары чыгышы да укучылар өчен зур бүләк булды. Бәйрәмнең иң гүзәл мизгелләренең берсе исә 11нче сыйныф укучылары башкаруындагы вальс булды.



- Бәйрәм, чыннан да, ошады. Без мәктәпне тәмамлаганда мондый бәйрәмнәр оештырылмый иде. Шуңа күрә, минемчә, хәзерге чыгарылыш укучыларына менә мондый чаралар аеруча кызыклы. Һәм бөтенесе дә берләшеп, имтиханнар алдыннан әзрәк күңел ачып алу бик әйбәттер, дип уйлыйм, - дип хисләре белән бүлеште IT-лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кәлимуллина Лилия Юсуфовна.

Бәйрәм күңелле рухта дәвам итеп, күп кенә укучыларның теләген исәпкә алып чакырылган кунак – Ханнаның җырлары белән тәмамланды. Укучылар үзләре дә бик актив булды: кушылып җырладылар, биеделәр.

“Соңгы кыңгырау”да әйтелгән изге теләкләргә кушылып, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, имтиханнарын әйбәт кенә тапшырып, үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен телисе килә. Алда сезне бары тик якты киләчәк көтсен!
“Бәйрәмнән соң нишлисез” дигән сорауга укучылар: 
- Имтиханга әзерләнәбез, чөнки беренче имтихан - 28е көнне информатикадан. Бәйрәм итәргә өлгерербез әле! – дип җавап кайтардылар. 

Энҗе Хөсәенова
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары






















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев