КАЗАНДА - ИЛҺАМ ШАКИРОВ УРАМЫ

“Салават күпере” торак комплексындагы өч яңа урамга танылган шәхесләребезнең исеме биреләчәк. Алар арасында моңлы сандугачыбыз Илһам Шакиров та бар. Шулай ук Мостай Кәрим, Әлфия Авзалова исемнәре белән аталганнары да булачак.

Мостай Кәрим (1919-2005) – шагыйрь, язучы, драматург. Ул – Башкортстанның халык шагыйре.


Илһам Шакиров (1935-2019) – җырчы,  Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисты.


Әлфия Авзалова (1933-2017) – җырчы. Татарстанның халык артисты, Габдулла тукай премиясе лауреаты.



Илһам абый белән Әлфия апа әле күптән түгел генә ел ярым аерма белән  арабыздан китте. Бу китү татар халкы өчен зур югалту булды. Илһам Шакиров 84 яше туларга бер ай кала, бу елның 16 гыйнварында  вафат булды, Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә бакыйлыкка күчкән иде.

Зилә САБИТОВА

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 гыйнвар 2020 - 13:07
    ҮГИ ӘНИ Чит авылга килен булып төшкәч, ут күршем дә, киңәшчем, таянычым да Әминә апа булды. Җор күңелле, шатланып, җырлап кына йөри торган апа иде ул. Өч улының өзелеп яраткан әнисе, Ядъкәр абыйның тугрылыклы хатыны иде.
    4461
    2
    64
  • 7 гыйнвар 2020 - 22:36
    ӨЧ ТУГАН − Кызым, йонны алай тарткалама, сузгалама, ярыймы? Менә болай көйләп кенә, аермый гына яз.  Алай өзгәләп бетергәч, ничек  аны җепкә оештырырга, ничек  эрләргә була? Оекбашсыз каласың бит! Нәни куллары белән йон язып утырган Лилия, әнисе күрсәткәнчә эшләргә тырышса да, онытылып китеп уйный башлый.
    4160
    3
    60
  • 13 гыйнвар 2020 - 17:12
    ГОМЕРЛЕ КОЕ “Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел?
    3899
    2
    44

Блоглар
  • 28 ноябрь 2019 - 16:46
    СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?
    Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.
    Гүзәл Закирова
    443
    0
    0
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019