Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАНДА БӨТЕНРОССИЯ СТУДЕНТ КЛУБЛАРЫ СЛЁТЫ БАРА!

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 21-27 сентябрь аралыгында Бөтенроссия студентлар клубы слеты узды. Биредә 8 федераль округ, 60 регионнан 700 актив студент җыелды.

Форум «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Студентлар клубларының милли лигасы  – бөтен Россиядән студентлар клублары лидерларын һәм активистларын берләштерүче яшьләр хәрәкәте. Биредә студентларның сәләтләрен ачу, һәрьяклап үсеш, шулай ук, ял итү һәм уку эшчәнлеген тәэмин итүне максат итеп куялар.

Форум 21 сентябрь көнне тантаналы ачылыш белән башланды. Сентябрь башында гына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры вазыйфасын алган Тимур Җәүдәт Сөләйманов журналистларга слеёт турында менә ниләр сөйләде: 

– Бу форумны мөмкинлекләр форумы дип атасаң да була. Чөнки башка төбәкләрдән килгән студентларга ул Татарстан белән танышу мөмкинлеге булып тора. Бәлки, киләчәкт катнашучылар белем алаганнан соң  кире Татарстанга кайтырлар, эш эзләп монда килерләр. Шуңа күрә ул безгә –оештыручыларга да мөмкинлек.

Форум кысаларында Грантлар конкурсы оештырылачак. Биредә үз проектларын, инициативаларын күрсәтеп катнашучылар акчалата грант ота ала. Бу да, минемчә, зур мөмкинлек. Актив яшьләр, студентлар монда төрле төбәкләрдән килә, бу алар өчен яңа элемтәләр төзү мөмкинлеге. 

Форумның программасына күз салыйк әле.

Атна дәвамында яшьләр  төрле остаханәләрдә, тренингларда, түгәрәк өстәлләрдә катнашачаклар. Слёта ничәнче тапкыр булуына, үз регионында ниди вазыйфа башкаруына, биредә нәрсә белән шөгыльләнәсе килүенә карап, катнашучылар өчен берничә юнәлеш әзерләнгән. Шуларның берничәсе:

– волонтерлык

– иҗтимагый лифтлар үстерү

– иҗатлы яшьләрнең инициативалары

– патриотик тәрбия

– спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм

– яшьләр журналистикасы 

Форум Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә генә түгел, ә башка регионнарда да онлайн форматта эшли. Бу – пандемия шартларына яраклаштырылган чара, чөнки теләүчеләр, актив яшьләр бик күп, ә барысын да бер җиргә җыеп булмый. Шулай да, слётның онлайн форматы да бик актив эшләп килә.

Катнашучылар өчен тагын бер зум мөмкинлек – Гранд оту. Быел активистларга проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сумга кадәр акча бирәчәкләр. Шулай ук, әлеге проектларга киләчәктә тә ярдәм итү оештырылачак, дип белдерде форумның директоры Диләфрүз Рәҗәбова.

Катнашучыларның энергияле, дәртле булулары әллә кайдан күренеп тора. Алар форумнан нәрсә көтә икән? Бу турында без  Краснодар өлкәсеннән килгән яшьләрдән сорадык:

– Бүген залда утырганда үзебезне бәхетле итеп сиздек: нәкъ менә шул моментта, шул урында, безнең әле яшь, дәртле булу фактлары безне бик нык канатландырды. Менә шул бәхет, канатландыру хисе атна дәвамында да калыр, дип ышанасы килә. Чынлап әйткәндә, форумнан теләсә нәрсә көтәргә була, моны алдан әйтеп булмый. Бу хисне диңгез дулкыны белән чагыштырып була. Башта куркыта, чөнки ул шундый зур, син аның эчендә нәрсә икәнлеген белмисең дә. Ә аннары шул дулкынга башың белән чумып китәсең, анда рәхәтләнәсең. Һәм соңыннан инде шунда каласы да килә. Форум белән дә шулай ук. Һәрхәлдә, моңа ышанасы килә!  Соңгы көннәре, әлбәттә, бераз моңсу булыр. Ләкин монда алынган энергия, белемнәр безгә көч биреп торыр, киләчәктә дә шул дәрт сакланып калыр, дип ышанасы килә.

Бөтенроссия студентлар клубы форумының Казан өчен ел да үткәрелә торган, көтеп алынган бер зур чарага әверелүе бик куандыра. Биредә, чыннан да, илебезнең иң актив яшьләре җыелган. Аларга үз эшчәнлегендә бары тик уңышлар теләп калабыз!

Зилә ДӘРҖЕМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев