Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН ТЕАТР ТҮГӘРӘКЛӘРЕ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ҺӨНӘРИ ЯРАКЛЫЛЫККА ИМТИХАН ТАПШЫРДЫ

Казан дәүләт мәдәният институтында Казанның Идел буе, Совет һәм Вахитов районнары театр түгәрәкләре җитәкчеләре һөнәри яраклылыкка имтихан тапшырды.

Аңа кадәр педагоглар мәктәп театрларын булдыру федераль программасы кысаларында интенсив узды. 

Укуны Вахтангов мәктәбе вәкиле, театр педагогы, актер һәм режиссер Олег Хрычев (Мәскәү) үткәрде. Олег Хрычев театр түгәрәкләренең һәр җитәкчесе дә профессиональ актер түгел, дип ассызыклады. Аның бурычы – теория белән таныштыру гына түгел, ә актерлык техникасы элементларын үзләштерү һәм режиссерлык күнегүләрен тиешенчә башкарырга ярдәм итү мөмкинлеге бирү иде.

“Залдагы тамашачы урыныннан балаларга күрсәтмәләр бирү бер эш, эшкә профессиональ якын килү, балаларны сәхнәдә аңлы рәвештә яшәргә өйрәтү – бөтенләй башка”, — дип аңлатты остаз.

Олег Хрычев укытуның уникаль системасын Татарстан педагоглары өчен махсус әзерләде. Ул режиссура нигезләренең биш еллык курсын һәм актерлык осталыгының дүрт еллык курсын 120 сәгать интенсивка сыйдыра.

“Актерлык осталыгы, хәрәкәтләр пластикасы, куелыш процессы – без монда театр түгәрәге җитәкчесе эшенең нигезләрен үзләштердек. Алардан башка безнең эшчәнлек һәвәскәрләр дәрәҗәсендә булыр иде. Режиссураны өйрәнү миңа аеруча кызыклы булды. Хәзер мин бутафорияне һәм актерларны сәхнәдә аңлы рәвештә урнаштырачакмын”, - дип уртаклашты 81нче мәктәпнең театр түгәрәге җитәкчесе Надежда Андреева.

Курс үз эшенең осталарына да файдалы булып чыкты. Әйтик, Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры актрисасы Альбина Гайзуллина белемнәрен һәм осталыкларын яңарту өчен интенсивта катнашуга гариза биргән.

“Актерлык эшчәнлегеннән тыш, мин балалар белән 186нчы “Перспектива” лицеенда шөгыльләнәм. Һөнәри белемем булганлыктан, минем өчен курста күп нәрсә яңалык түгел иде. Ләкин Олег Алексеевич ярдәме белән мин тәрбияләнүчеләремә кайбер бурычларны ничек җиткерергә, алар белән бер телдә ничек сөйләшергә икәнен аңладым. Моннан тыш, алга таба һөнәри үсеш буенча кыйммәтле киңәшләр алдым, әйтик, нинди әдәбиятка игътибар итәргә, кемнең тәҗрибәсен үзләштерергә”, — дип белдерде Альбина Гайзуллина.

Педагоглар бер ай дәвамында Мәдәният институты базасында укыды. Кичә интенсив иҗади имтихан белән тәмамланды: анда катнашучылар тупланган тәҗрибәне театр этюдлары аша күрсәтте.

Дәресләр ирекле рәвештә уздырылды – аларны теләгән һәркем тыңлый алды. Бу мөмкинлек белән Мәдәният институты тәрбияләнүчеләре дә файдаланды.

“Бу алар өчен – яхшы тәҗрибә. Бәлки безнең студентларның берәрсе киләчәктә мәктәп түгәрәгенең җитәкчесе булыр. Аларга булачак хезмәттәшләренең бүгенге көндә ничек эшләвен читтән карау файдалы” -дип ышанып әйтте Казан мәдәният институтының укыту-тәрбия эше буенча проректоры Татьяна Леонтьева.

Курсны уңышлы узган театр түгәрәкләренең барлык җитәкчеләренә федераль үрнәктәге квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк Олег Хрычев Түбән Кама һәм Мамадышта театр түгәрәкләре җитәкчеләре өчен мастер-класслар үткәргән иде.

Татарстанда федераль программа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев