Логотип Идель
Бу – тема!

КАЗАН СТУДОТРЯДЫ КОМИССАРЫ ПУТИН БЕЛӘН ОЧРАШКАН

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, “Барс” студентлар сервис отряды комиссары Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан.

Быел илебезнең студент отрядлары үзенең 60-еллык юбилеен билгеләп уза. Ә аларның заманча үсеш этабына 15 ел тула. Шул уңайдан, Владимир Путин Кремльдә студент отрядлары хәрәкәте вәкилләрен кабул иткән.

Әлеге тантанада Россия студент отрядларының үзәк штабы җитәкчеләре, төбәк бүлек командирлары, Бөтенроссия хезмәт проектлары җиңүчеләре катнашкан. Татарстанны исә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, “Барс” студентлар сервис отряды комиссары Яна Азарченко тәкъдим иткән. Ул “Ялта-2019” Бөтенроссия студентларның сервис отряды җиңүчесе, “Ялта” отрядының иң яхшы комиссары, дип табылган булган.

Чарада катнашучылар Президентка үзләрен кызыксындырган сорауларны биргән. Ә Илбашы, үзенең яшьлеген барлап, ул чактагы студент отряды атмосферасы турында бәян иткән.

– Шушы еллар эчендә студентларның төзелеш отряды хәрәкәтендә 19 миллион кеше катнашкан. Бу – бик зур саннар. Хәзер әлеге күрсәткеч 240 меңгә җитә. Элеккеге заманнардагы кебек, хәзер дә яшьләр барлык тармакларда диярлек – сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, хезмәт күрсәтү сферасында – эшли. Алар, волонтерлар кебек, хезмәтен нәтиҗәле итеп башкара.  Сезнең ярдәм белән студент отрядлары хәрәкәте хәзер генә түгел, киләчәктә дә яңа импульс алып, үзенең бурычларын үтәп, алга таба барыр, ә сез һәм киләчәктәге студент отрядлары буыны үз эшегездән ләззәт, өстәмә квалификация, тормыш тәҗрибәсе алырсыз дигән өметтә калам. Чөнки тәҗрибә квалификациягә караганда да мөһимрәк була ала, – дип ассызыклаган ул.

Моңа кадәр, октябрь аенда, Мәскәүдә Студентларның төзелеш отрядлары катнашучылары һәм ветераннарының Бөтенроссия слеты узган. Ул Россиянең 80 төбәгеннән, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән 6 мең кешене үзенә җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев