Логотип Идель
Бу – тема!

Kazan Fashion Skills: ЯШЬ ДИЗАЙНЕРЛАР КӨРӘШӘ

“Сиңа 18-35 яшь һәм син мода, дип яшисеңме? Чемпионатта катнашып, үз белемнәреңне күрсәтергә телисеңме? 2 көн эчендә хатын-кызлар өчен кием тегеп чыга алачаксыңмы? Алайса безгә нәкъ менә син кирәк!” Kazan Fashion Skills-2019 чемпионатының шигаре шундый. 20-22 апрель көннәрендә яшь дизайнерлар 100 000 сум өчен көрәшәчәк.

Kazan Fashion Skillsка инде 25 февральдә үк старт бирелгән иде. Анда 18-35 яшьтәге 63 кеше гариза биргән. Финалга алар арасыннан 16 дизайнер узган. Катнашучыларны билгеле бер темага эскизлар ясый белү һәм кием теккәндәге төп эшләрне башкара белү буенча бәяләячәкләр. Жюри булып WorldSkills экспертлары, Serginnetti җитәкчелеге һәм башка дөньякүләм мода буенча белгечләр тора.

Беренче урынны алучыга 100 000 сумлык пермия тапшырылачак һәм Serginnetti компаниясендә эшләү мөмкинлеге тәтеячәк. Икенче урын иясе 20 һәм өчен урыны алучы 15 мең сумлык сертификатларга ия була.

Serginnetti компаниясенең үсеш буенча диреторы Эмма Хисамова әйтүенчә, җиңүчеләрнең эскизлары буенча коллекция дә җитештерелүе дә көтелә.



Профессиональ компетенцияләр үсеше үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин катнашучыларның киләчәге турында:

- Нәтиҗәдә, катнашучылар бахсус РФ һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге базага кертелә. Шулай ук махсус сертификатларга ия була. Болар барысы да киләчәктә эшкә урнашканда хәлиткеч рольне уйнаячак, - диде.



Чемпионат 22 апрель көнне зур гала-концерт белән тәмамланыр, дип көтелә. Чарага килергә теләүчеләр Serginnetti компаниясенең Инстаграм битенә, Вконтактедагы төркеменә яза ала. Урыннар чикләнгән.

Зилә САБИТОВА

Фото: www.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев