Логотип Идель
Бу – тема!

КАТЛАУЛЫ ЧОР... яки КӨЗ КӨНЕ АВЫРМАС ӨЧЕН НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ/ ЭШЛӘМӘСКӘ?

Көз - безнең сәламәтлек өчен катлаулы чор. Һава торышының үзгәрүе еш кына салкын тиюгә, вируслы авыруларга һәм иммунитетның гомуми какшавына китерә. Моның аркасында көчсезләнү, апатия һәм хәтта депрессия белән очрашырга мөмкинбез. Көзге чорда организмны ничек ныгытырга? Бу сорауга җавап табу өчен белгечләрнең фикерен барлыйк.

 

Нәрсә ул иммун система?
Иммунитет – организмның яклаучысы, авыруларга каршы көрәшүче “баһадир”. Иммун система инфекцияләрне һәм вирусларны башта зарарсызландыра, аннары җимерә. Иммунитет көченең 50 % безнең яшәү рәвешенә бәйле. Еш кына тискәре кичерешләр, дөрес тукланмау, йокы туймау, кояшта озак кызыну, артык зур физик йөкләнеш яки, киресенчә, аз хәрәкәтләнү, начар гадәтләр белән мавыгу аңа тискәре йогынты ясый...

 

Иммунитетны ничек ныгытырга?

Иммунитетны ныгыту өчен сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Иң башта, табиблар организмны чыныктырырга киңәш итә: күбрәк саф һавада булырга, бүлмәне ешрак җилләтергә, өйдә яланаяк йөрергә, контрастлы душ керергә. Организмны ныгыту өчен витаминнарга һәм микроэлементларга бай туклану да кирәк.

 

5 кагыйдә!

Иммун системасын сакларга һәм ныгытырга 5 гади кагыйдә ярдәм итә, дип искәртә белгечләр. Менә алар:

1. Сәламәт туклану;

2. Яхшы җилләтелгән бүлмәдә тәүлегенә кимендә 8 сәгать йоклау;

3. Иммунитетны күтәрүче эхинацея, женьшень, солодка, элеутерококк, лимонник кебек табигый чараларның үлән төнәтмәләрен эчү. Аларны дәвалау максаты белән дә, профилактика максаты белән дә кулланырга мөмкин.

5. Йөзү, коену һәм контраст душлар. Югары һәм түбән температураларны чиратлаштыру – иммун системасы өчен искиткеч тренировка.

5. Физик күнегүләр: гимнастика, аэробика, фитнес, йөгерү, йөзү, озак вакыт җәяү йөрү, шейпинг, тренажерлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев