Логотип Идель
Бу – тема!

«КАРТЛЫК – ШАТЛЫК ТҮГЕЛ» яки ВАКЫТЫННАН ИРТӘ КАРТАЮНЫҢ 6 БИЛГЕСЕ

Картлыкбез үзгәртә, тәэсир итә алмаган процессларның берсе. Ләкин кайчакта ул вакытыннан тизрәк башланырга мөмкин. Экспертлар картаюның беренче билгеләрен санап узды, хәзер сезне дә алар белән таныштырабыз!

1. Хроник авырулар һәм ялкынсыну

Мисал өчен, зарарлы ризыктан ашказанында ялкынсыну килеп чыгарга мөмкин...

2. Ябыгу

Кешенең авырлыгы якынча 30 яшьтә кими башлый һәм бу процесс еллар узган саен тизләнә. Аның берничә сәбәбе бар. Мәсәлән, гормоннар эшчәнлеге начараю, мускул күзәнәкләренең саны кимү. Искәртеп узарга кирәк, масса югалту дөрес тукланмау, физик күнегүләр булмау һәм кайбер дарулар эчү сәбәпле тизләнергә мөмкин.

3. Тире юкару һәм эластиклыгы югалу

Картлыкның иң киң таралган билгеләренең берсе – тиренең тышкы кыяфәте үзгәрү. Яшь барган саен ул юкара һәм эластик булудан туктый. Бу исә җыерчыклар, пигмент таплар барлыкка килүгә һәм тиренең кибүенә китерә. Картаю процессы кояш тәэсире һәм тәмәке тарту кебек тышкы факторлар белән тизләнә ала.

4. Сөякләр көчсезләнү

Бу процесска төрле фактор тәэсир итә: физик күнегүләр булмау, дөрес тукланмау һ.б.

5. Чәч коелудан интегү

Чәч коелу картаю процессының гадәти бер өлеше булып тора, ләкин чәчләрне күп күләмдә югалту – тиз картаюны аңлата...

6. Йоклап китә алмый газаплану

Йокы, бер яктан, безнең халәтебезгә бәйле булса, икенче яктан, аңа тәэсир дә итә.

P.S. Әгәр югарыдагы билгеләр сездә дә күзәтелә икән, белгечләр табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев