Логотип Идель
Бу – тема!

КАРТАЯСЫ КИЛМИ! НӘРСӘ АШАРГА?

Галимнәр озак яшәүчеләрнең рационын тикшергәннән соң кайсы азык-төлек,  эчемлекләрнең картаюны кичектерүен ачыклаган.  Беренче чиратта, бу – составында антиоксидантлар булган ризыклар.  Бу матдәләр ДНКны җимерә һәм күзәнәкләрнең үлеменә китерә торган ирекле радикалларга каршы тора. Нинди продуктлар ашасак, тиз генә картаймаячакбыз? Хәзер беләбез!

1. Яшел чәй. Составында антиоксидантлар бик күп. Матдәләр алмашын тизләтә. Аны көн дә эчәргә киңәш ителә.

2. Хөрмә (финики). Хөрмәдә 23 аминокислота, шул исәптән триптофан бар. Триптофан кәеф өчен җавап бирә, психикабызны көйли. Бу җимештә глютамин кислотасы да бар әле, ул ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Ә инде никотин кислотасы зарарланган күзәнәкләрне яңарта.

3. Сырганак (облепиха).  Сырганакта ретинол, ягъни А витамины гаҗәп күп. Ул тән тиресе һәм күзләрнең яшь булып калуы өчен кирәк булган оксидлашу-кайтарылу процессларын тизләтә.

4. Сөт ризыклары. Эремчек, йогурт, кефир, кумыс кебек ризыкларның составында аминокислота, витаминнар, шулай ук кальций, селен, фтор, бакыр  бар.

5. Караҗиләк (черника). Анда организмыбыз өчен фадайлы күп кенә микроэлементлар бар. Алар арасында марганец аеруча мөһим роль уйный. Ул гиалурон кислотасын формалаштырганда һәм гормон, кан күзнәкләре синтезында катнаша. Караҗиләк сотавындагы  антоциан исә яман шешкә каршы көрәшә.

6. Помидор. Томатта ликопин бар. Әлеге антиоксидант яман шеш, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан саклый, артык авырлыкка каршы көрәшә, нерв системасы эшчәлегендә катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев