КАРШЫ АЛЫГЫЗ: "ЛИДЕРЛАР МӘКТӘБЕ"

"Лидерлар мәктәбе" кабат тулы көченә эшли башлады. Күпләрегез "соңгы арада проект күренми" дип аптыраган идегез. Каршы алыгыз: "Ялкын" журналының май санында кабат - "Лидерлар мәктәбе". Бу юлы безне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы үзендә кунак итте.

1 сәгатькә генә дип килгән идек, 2 сәгать утырганыбызны сизми дә калганбыз. Васил Габтелгаязович белән әңгәмәгә кызыклы экскурсия, ә аннан чәй табыны өстәлде. Әлбәттә, төп максатыбыз чәй эчү түгел иде  Шуңа күрә бөтен игътибарыбызны Васил абыйның сүзләренә юнәлттек. Үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап алдык, Васил абыйның сорауларына җавап бирдек. "Авыр хәлдән чыга беләсез. Үзегезне бүгеннән үк чын журналистлар кебек тотасыз", - диде Васил Габтелгаязович безне мактап. Кыскасы, очрашудан һәркем кәнәгать калды бугай.





Очрашуның калган мизгелләре турында исә "Ялкын"ның май саныннан укырсыз. Журнал битләрендә очрашканчыга кадәр.

"Ялкын" журналының яшьләр редколлегиясе

#Лидерлармәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1375
    0
    8
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    1034
    0
    3
  • 16 ноябрь 2020 - 10:31
    КҮЗ КАРАШЫ Һы. Алтыдагы – алтмышкадыр да соң, тик миңа бит инде җитмеш кенә дә түгел. Хәзер бүгенге тәртибемә, дөресрәге, тәртипсезлегемә ниндирәк мәкаль туры килер иде икән? Сигездәге – сиксәнгәдер инде алай булгач.
    665
    0
    5

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019