Логотип Идель
Бу – тема!

«КАРИЕВ»та ЯҢА СПЕКТАКЛЬ: «СӘЛАМ, АКТӘПИ»

“Сәлам, актәпи!” – апрель аенда узган “TAMGA” режиссерлык лабораториясе нәтиҗәсендә сайлап алынган эскизларның берсе. Әсәрнең авторы – Александра Сальникова. Татар теленә аны Халисә Уразова тәрҗемә иткән.  Режиссеры – Александра Ловянникова.

Танылган режиссер К.С.Станиславскийның “Театр кием элгеченнән башлана” дигән сүзләре тулысынча бу спектакльгә туры килә. Ник дигәндә, аның төп үзенчәлеге шул: Әлеге спектакль гардеробта уйнала. Аны 50 тамашачы карый ала. “Сәлам, Актәпи!” дә нибары 6 артист катнаша. Әмма аларның һәрберсе диярлек 4-5 рольдә уйный.  Г.Кариев театры артисты Альбина Гайзуллина бу турыда:

– Спектакль дәвамында безнең ярты гәүдәбез генә күренә. Секунд эчендә аска “чумып”, без бер образдан чыгып, икечесенә күчәбез. Балаларда: “Бу әле генә эт иде бит, ничек хәзер әнигә әверелде?” – дигән сораулар бөтенләй калмый. Персонажларның барысының да бер хыял – этле булу. Спектакль шул турыда, – ди.

Премьера кайчан була?

Көтеп алынган премьера 26, 27 октябрь көннәрендә узачак. Әмма аңа билетлар инде калмаган. Театр коллективы спектакль көндез дә, кич тә барачак, ди. Шуңа күрә үзегезгә уңайлы вакытка билетларны алып куярга ашыгыгыз. “Спектакль балаларның гына түгел, олыларның да күңеленә хуш киләчәк, - ди артистлар, - ул балачак дөньясына алып кайта”.

“Бик чыгымлы спектакль булды ул”

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов:

– Үземнән чыгып әйтәм, бик чыгымлы спектакль булды ул. Бу спектакльне караган бөтен бала эт сорый. Фатирда эт асрап булмый, шуңа күрә репетиция вакытында спектакльне караган улым Нурланга 4800 сумлык робот эт алып бирәсе булды. Мондый этне ашатасы, артыннан җыештырасы юк. Аның каравы, ул кушканны үти, – дип көлә.

Альбина Гайзуллиананың ике улы да әти-әниләреннән эт сорый башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев