Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВТА – НУРЛЫ СПЕКТАКЛЬ!

22 майда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссёр Екатерина Гороховская, рәссам  Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам Фагыйлә Сельская, композитор Радик Сәлимов тарафыннан иҗат ителгән "Бәхетле көнем" спектакленең пресс-показы узды.

Санкт-Петербург режиссёрының "Мио, минем Мио!" премьерасын (2020) Татарстан тамашачысы яратып кабул иткән иде. "Бәхетле көнем" камералы спектаклен дә, һичшиксез, уңыш көтә. Бүген спектакльне залда утырып күзәтү бәхетенә ирешкән нәни тамашачыларның хис-кичерешләрен, таң калып, тамашаны күзәтүләрен күреп, башка нәтиҗә ясап та булмый. Хәер, нәни тамашачыны гына әсир итмәде бу могҗиза-спектакль. Залда утырган әти-әниләр, тәрбиячеләр, театр труппасы да сокланып, яратып карады аны. Күпләрнең күзләрендә яшь иде, чөнки спектакльдә барган вакыйгалар күңел түрендә сакланган балачак хатирәләрен яңарта һәм һәркемне иң бәхетле көненә алып кайта... Әнә, син басуда иген күтәрелгәнен күзәтәсең! Әнә, болын буйлап атыгыз чабып килә! Әнә, дусларың белән күрше әби бакчасына алма урларга керәсез дә әби сезне күреп алып, кычыткан тотып куа... Качасыз да алма ашый башлыйсыз, ә ул шундый әче икән... Әнә, сез чирәм өстендә ятасыз... Менә яңгыр ява, тын калып, тамчы тавышын тыңлыйсыз... Бәхет шундый гади һәм самими вакыйгалардан төзелә икән. Спектакльнең иҗат төркеме һәм актёрлар Лилия Низамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Булат Гатауллин, Муса Камалов барлы-юклы 35 минут эчендә иң җете төсләр, иң матур истәлекләр, иң рәхәт көйләр аша тамашачыга шуны җиткерә алды. 

Казаныбызда булган фаҗига сәбәпле, спектакльнең премьерасы көзгә кадәр кичектерелә. Тик 1 июнь көнне нәни тамашачылар хозурына ул кабат тәкъдир ителәчәк. 

Мөмкинлек булу белән, сез дә тормыш ыгы-зыгысына чумып, бәхет турында уйларга онытып йөргәндә Кариев театрына барып, "Бәхетле көнем" спектаклен карагыз әле. Җаныгыз ял итәр, күңел күзләрегез ачылыр...

Радик Сәлимов, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор:

– Балачакта караган иң беренче спектаклем – "Соломенный бычок". Хәтеремә ул шундый нык сеңеп калган. Безнең эшебез бик җаваплы икәнен шуннан чыгып та аңлыйм. Без балалар күңеленә изгелек, яктылык орлыклары чәчәбез һәм тормышта яхшылыкның никадәр мөһим булуын аңлатырга омтылабыз. 

Булат Гатауллин, актёр:

‌– Катя (Екатерина Гороховкая - авт.) белән иң беренче тапкыр очрашкач, ул безгә балачактагы бер көнебезгә кайтырга тәкъдим итте. Мин ул чакта уйларым белән авылга, дәү әни, дәү әти янына кайттым... Яңа гына йокыдан уянып киләм икән. Ә өйдә инде беркем дә юк, барысы да нәрсә белән булса да мәшьгуль. Бары дәү әнием генә аш бүлмәсендә нидер пешереп йөри, өйгә тәмле исләр таралган. Шул вакытта мин үземне шундый бәхетле хис иткән идем. Иң кечкенәсе булгач, мине беркем дә иртүк уятмаган, эш йөкләмәгән. Беркемгә дә берни дә исбатлыйсы, аңлатасы юк… Мәхәббәт тулы гаиләдә барысының да иң яратканы булуны аңлау хисе иде бу.

Ләйсән Мәхмүтова, актриса: 

– Спектакльгә килгән балаларның хис-кичерешләрен күзәтәсем килгән иде. Аларның бәхетле йөзләрен күрү шулкадәр рәхәтлек бирә. Без алар өчен иҗат итәбез бит. Сау-сәламәт килеш, әтиләре, әниләре белән спектакль карарга килгән һәр бала үзенчә бәхетле. Яратып үстерсәк, күңел җылыбызны биреп тәрбияләсәк, киләчәктә алар да безгә, һичшиксез, ярату, җылылык бүләк итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев