Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА! ТАГЫН!

Әле күптән түгел, 3 сентябрьдә генә, Г.Кариев исемендәге  Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссёр Ренат Әюпов куелышында «Корт» комедиясе белән 33 сезонын ачып җибәргән иде. Театрда кабат премьера көтелә – 10-11 октябрьдә Мостай Кәрим әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Озын-озак балачак» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссёры Уфадан махсус чакырылган Илсур Казакбаев.

 

«Узган ел Салават дәүләт башкорт драма театрында минем куелышта Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» әсәре сәхнәләштерелгән иде. Бу ел исә бездә Илсур Казакбаев классигыбызның әсәрен куя. Мин моны «ике театр арасындагы дуслык» дип атыйм. Спектакльләр озын гомерле булсын иде!», – диде журналистларның матбугат очрашуында Г.Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов.   

 

Әсәрнең кереш сүзендә «Бу китап – ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, беркатлырак, чалрак кешеләр турында. Аларның көнкүреше без яшәп яткан көндәлек тормыштан чак кына калкурак, чак кына тылсымлырак, чак кына фаҗигалерәк. Бер-беренә карата алар чыдамлырак, рәхимлерәк; гаепләргә, хөкем итәргә ашыгып бармыйлар. Бу кешеләр бәхетне дә, әҗәлне дә сабырлык белән кабул итәләр. Шатлыктан туеп сикермиләр, казадан коелып ук төшмиләр», – дип яза Мостай Кәрим. Язучының нәкъ шушы сүзләре әсәрне сәхнәләштергәндә режиссёр өчен таяну ноктасы була.

 

«Моңа кадәр дә «Озын-озак балачак» әсәре башка режиссёрлар тарафыннан куелган булгач, без аңа үзебездән ниндидер яңалык өстәргә теләдек. Бик күп төрле вариантлар булды. Озак уйладык, сайладык һәм, ниһаять, уртак фикергә килдек. Мостай Кәрим өчен тискәре энергияле кешеләр юк. Чынлыкта алар булса да, ул һәркемне якты итеп күрә белгән һәм әсәрләрендә дә шулай сурәтләгән. Без ул кешеләр булып уйнамаячакбыз, без алар турында сөйләячәкбез», – дип белдерде Илсур Казакбаев.

 

Төп рольне башкарачак артист Булат Гатауллин бу әсәрнең үзенә бик кадерле булуын әйтте. «1 курста укыганда остазыбыз Тәслимә Хәләф белән «Озын-озак балачак» повесте буенча этюдлар куйган идек. Тәслимә апа инде ул чакта әсәргә карата күңелемдә мәхәббәт уяткан иде. Бәлки ул вакытта балалыгым белән мин аның бөтен мәгънәсен аңлап та бетермәгән булганмындыр. Хәзер инде бу әсәрне бөтен барлыгым белән тоям. Бик катлаулы, әмма кызыклы әсәр. Артистларыбыз да рольләргә бик теләп алынды. Илсур Казакбаев театрыбызга тәүге тапкыр килгәндә ничек тә булса күзенә күренеп калырга теләдем, – дип елмайды ул. – Илсур белән эшләве бик кызыклы, иҗади лабораторияне хәтерләтә дисәм дә буладыр. Без әле һаман спектакльгә нинди дә булса үзгәреш кертәбез, сүзләрнең башкасын сайлыйбыз. Әле генә текстны ятлап бетергән буласың, инде бөтенләй башка өзекне ятларга кушалар. Илсур, гомумән, текст ятлауны эшкә санамый да», – ди Булат, көлеп.

Илсур Казакбаев үзе дә һәр спектакльгә иң азакка кадәр үзгәрешләр кертүен яшерми. Камиллеккә омтылу начармени?!

Спектакль исә 12 яшьтән өлкән тамашачылар өчен исәпләнгән. Ямьле октябрьнең ялларын тагын да ямьләп җибәрергә телисезме? Без сезгә моның өчен Г.Кариев исемендәге  Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына барып, «Озын-озак балачак» спектаклен карарга киңәш итәбез.

Премьерада очрашканга кадәр! 

  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев