Логотип Идель
Бу – тема!

КАРИЕВ ТЕАТРЫ БҮТӘН «КВАРТИРАНТ» ТҮГЕЛ /ФОТО/

Гладилов урамында урнашкан бинада да, «Әкият» балалар үзәгендә дә, үзләре әйтмешли, «квартирант» булып торган алар. Һәм, ниһаять, күптән көтелгән вакыйга – театрның үз бинасы ишекләрен ачты. Гадәттә, яңа фатирга башта мәчене кертәләр. Бу юлы театр актерлары журналистларны кертте. Хәер, бу һөнәр ияләренең аяклары җиңел булырында шикләре юк аларның.


Сүзем Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры турында. Аның тарихы 1987 елдан башлана. Тик, ни кызганыч, театр труппасына ничә дистә еллар дәвамында бинадан-бинага йөрергә, күчмә театр булырга туры килгән.


Театрның яңа бинасы – элеккеге Офицерлар йорты. Аны Татарстанныкы итеп, ремонт эшләре башлаганнар. Тарихка күз салсак, бу бина – Бөек Ватан сугышындагы җиңүгә 10 ел уңаеннан төзелгән «Победа» кинотеатры. Ремонтлау өчен, бинаның проектларын табарга туры килгән. Кинотеатрны 6 метр киңлектә итеп ясаганнар. Чынлыкта ул, Татар дәүләт филармониясе кебек зурлыкта булырга тиеш булган. Ләкин аны бары 2 заллы итеп төзегәннәр. Кинотеатр 600 урынга исәпләнгән булган. Башта бинаның мәйданы 550 квадрат метр булса, янкормалар төзегәннән соң ул 3800 квадрат метрга җиткән.


Безнең мондый бинаны күргәнебез юк иде. Хәзер һәрбер кешенең үз өстәле, тумбочкалары, гримеркасы бар. 30 еллык театрның 6 шкафы белән өстәле генә калды. Калганнарның бөтенесен дә алмаштырдык. Сәхнәнең киңлеге – 12х12 метр. Ялтага баргач, андагы театрны ошаткан идек, шуңа шул бинага охшатып эшләдек. Бөтен аппаратура, яктырткычларыбыз өр-яңа. Үзебезнең артистлар гына, нинди генә авырлыклар булмасын, түзделәр, эшләүләрен дәвам итте, – ди Мансур Ярмиев, театрның директоры.



Монда күченгәнче, «Әкият» үзәгендә кариевлыларга 2 генә бүлмә бирелгән булган. Берсе – егетләр, икенчесе кызлар гримеркасы. Тегүчеләр костюмнарны өйләрендә теккән, рәссамнар да өйдә ясаган, труппадан бер генә кеше дә китмәгән. Киресенчә, яшьләр килгән. Түземлелек соралган артистлардан. Ә йөрергә туры килгән гастрольләрнең исәбе юк.



Спектакльләр – көнгә 3 мәртәбә!


Сер түгел, хәзер театрның исеме Габдулла Кариев исемендәге театрга әйләнеп килә. Элек аны Яшь тамашачы театры да, Яшьләр театры да, дип йөрткәннәр. Кеше аңлап та бетермәгән. Кемдер яшьләр, студентлар гына уйный, дип уйлаган. Әмма биредәге иң олы артист Нуриәхмәт Сафинга - 70 яшь. Ә, гомумән алганда, артистларның уртача яше – 40-50. Яшьләрнең күп булуы белән горурлана труппа.


Габдулла Кариев «Безнең исемнәрне алтын хәрефләр белән язып куярсыз», дип әйткән булган. Чыннан да, хәзер Кариев исемендәге театрның тышкы ягында алтын хәрефләр белән «Габдулла Кариев театры» дигән сүзләр балкый.



Безне авыр чор көтә, чөнки безнең шимбә-якшәмбе көннәрендә, бәйрәмнәрдә эшләгәнебез юк иде. Ул вакытта безгә мәйданчык бирмиләр иде, районнарда бәйрәмнәргә кеше җыю бик авыр булды. Шуңа күрә ял итә идек. Быел 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә дә эшләячәкбез. Хөкүмәтебезнең безгә булган ышанычын акларга кирәк. Спектакльләр эш көннәрендә – икешәр, ялларда – көненә өчәр мәртәбә уздырылачак. Премьералардан башлыйбыз. Әле җитешеп бетмәгән әйберләрне төзеп бетерергә ышандырдылар. Подвалда декорацияләр өчен урын булачак. Офицерлар йортының китапханәсе дә безнең карамакка тапшырылачак. Анда цехлар урнашачак, – ди театрның директоры.


Хәер, моңа артистлар әллә ни аптырамый. Чөнки аларның төрле шартларда эшләгәне бар. Шимбә-якшәмбе эшләгән вакытлары да булган. «Ненормированный» график белән эшли торган һөнәр ияләре булгач, бу аларны бер дә куркытмый, алар моңа әзер. Кариев артистларына сәхнә булсын да, тамашачы булсын. Калганы, урыслар әйтмешли, «нипочем»! Тамашачы да зарыгып сагынган инде аларны.




«20 елдан артык көттек!»


Чыннан да, артистлар үз биналары булу мизгелен түземсезләнеп көткән. Бирегә күчкәч, яшь баладай шатланганнар. Хәзер укучылар кебек, үзләренең җиһазларын, гомумән, бинаны бик кадерләп кенә тоталар икән.

Безнең төркем 1995нче елдан театрда эшли башлады. Шул вакыттан бирле яңа бина көтәбез дисәк тә, ялгыш булмас. Ниһаять, Аллага шөкер, бу көн килеп җитте, – дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева.




Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин исә яңа бинаның өстенлекләре шактый, дип уйлый: «Үзәктә, метрога якын. Җитмәсә, Казандагы барлык театрлар да үзәктә урнашкан бит. Элек бу бина кино залы булган. Җитешмәгән ягы, бәлки, шушыдыр. Әмма аны чын театр бинасы итеп ясарга тырыштылар. Театр килеп чыкты, бугай».


«Аерым гримеркалар, бөтен уңайлыклары булган сәхнә, буфет та бар. Профессионалларча барысы да», – ди Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.

Театрның яңа бинасын премьера белән ача кариевлылар. 28 апрель көнне В.Гуркин әсәре буенча куелган «Мәхәббәт күгәрченнәре» спектакленең премьерасы узачак. Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина. Әсәр аның юбилеена махсус әзерләнгән. «Мәхәббәт күгәрченнәре» – бөтен кеше яратып караган «Любовь и голуби»ның татарча варианты. Аны Хәбир Ибраһим тәрҗемә иткән.


«Бу әсәрне режиссер сайлагач, бер-беребезгә карашып, бераз куркып та куйдык. Аннары репетицияләр үткәрә башлагач, режиссерның хаклы булуына, бу әйберне булдыра алачагыбызга инандык», – ди Энҗе ханым. Аңа Илфат Камалиев та кушылып: «Без бу спектакльгә түбәтәй кидердек», – ди.




«Хезмәт хакларыбыз бик аз»


Сер түгел, театр артистларының хезмәт хаклары түбән, диләр. Хәзерге вакытта бу һөнәрне сайлаганнар ничек тормыш итә соң?


Сез бик дөрес сорау бирәсез. Яшьләр килә, ләкин күбесе хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, китеп тә бара. Бу – бик мөһим проблема. Безнең театрда түләү мәсьәләсе, башка театрлар белән чагыштырганда, түбән. Башка театр артистлары белән дә аралашабыз. Без – иң аз хезмәт хакы алучы артистлар. Балалар белән эшлибез, шуңа хезмәтебез тагын да югарырак бәяләнергә тиештер. «Әкият» курчак театры белән бер бинада эшләп алдык. Аларның тамашачы өчен урыннары күп түгел. Ләкин аларның хезмәт хаклары безнеке белән чагыштырганда-а-а... Яңа бинага күчкәч, хезмәт хакы да артыр, дип өметләнәбез. Чөнки безнең репертуарыбыз кызыклы, тупланган, ул - әзер. Тамашачыларыбыз да күбәеп, Алла Боерса, хезмәт хаклары да артыр, дип ышанабыз, – ди Энҗе ханым.



Ринат Әюпов, Кариев театрының баш режиссеры:


Яңа пространство безгә иҗат итәргә зур этәргеч бирде. Хәтта 15-20 ел элек куелган спектакльләребезне дә яңа бинада куеп булачак. Аларның яртысын гына сәхнәдә уйната алабыз. Алга таба бу сәхнәгә генә туры килгән спектакльләр куячакбыз. Бөтен көчне балаларга һәм яшьләргә юнәлтергә телибез. «Йосыф һәм Зөләйһа», «Король Лир» спектакльләрен куярга ниятлибез. Тик пространство ягыннан без бераз кысрыкландык.


Үзебез ничек калсак та, без иске чабатаны яңа бинага тарта алмыйбыз. Чегән тормышы белән яшәү туйдырды. Островский урамында, Гладилов урамында – чегән тормышы, монда килдек («Әкият» үзәге) – квартирантлар булып тордык. Ниһаять, үз оябызны таптык.


Ремонтның эшләнеше ягыннан мин канәгать. Әмма бу – кинотеатр. Шуңа аннан магик, пространстволы спектакльләр көтеп булмый. Бу – кинотеатр коробкасы. Аның бик күп минуслары бар, ләкин шул ук вакытта бик күп плюслары да. Бу театрдан идеяле киңлек (идейное пространство) эшләргә телибез. Ягъни артистлар тамашачылар белән аралаша алачак.


Әгәр бинада бернинди мөмкинлек тә булмыйча, келәм җәеп, спектакль уйнап була икән, бу – театр. Без – шундый театр, күчмә театр. Моңа күнеккәнбез. Бу 12х12 метр киңлек – безнең өчен язмыш бүләге. Без һәрвакыт фантазияләргә, импровизацияләргә күнеккән. Бөтен авырлык режиссерларга һәм актерларга төшәчәк. Мине нәрсәсе шатландыра: театрның күзләре – прожекторлар бар. Без актерлар һәм ут рдәме белән тылсым тудыра алачакбыз.



Кариев театры турында кызыклы фактлар:





  • Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар, Урман хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән дә уртак проектлар эшлиләр;




  • Солдатларга спектакльләр күрсәтүне дәвам итәчәкләр;




  • Кырымда июльдә спектакль белән чыгыш ясаячаклар;




  • Театр артистлары спектакльләр дә уйный, гастрольләргә йөри, параллель рәвештә вузларда белем ала. Моңа карап кына спектакльләр тукталмый, эш гадәти режимда бара.




  • Театр директоры сүзләренә караганда, уртача хезмәт хакы – 21-25 мең сум;




  • Кариев театрына билгеләнгән бюджет районнардагы театрларныкы сыман. Шушы хуҗалыкны алып бару, спектакльләрне кую өчен елына 1 миллион сум гына бирелә. Калган акчаны алар үзләре эшли.




P.S. Дустым, 26 апрель 8.30да Кариев исемендәге театрның яңа бинасы тантаналы рәвештә ачылачак. Шул ук көнне «Куян Эдвард һәм аның гаҗәп сәяхәте» спектаклен күрсәтәчәкләр. Театр афишасы белән безнең сайтта танышып барырга мөмкин.


[gallery link="file" columns="2" size="large" ids="26096,26097,26098,26099,26100,26101,26102,26103,26104,26105"]

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев