Логотип Идель
Бу – тема!

КАРБЫЗ ҮЛЕМГӘ ИЛТӘ?

Статистикага карасак, иң күп карбыз үстерә торган 10 ил арасында  Россия дә бар. Гомумән, карбыз безнең илдә бик популяр. Әмма күп кеше аның ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында белми...

Бөтен очракларда да түгел, әлбәттә. Карбызның зыяны аны дөрес үстермәсәң, дөрес сайламасаң яки дөрес итеп ашамасаң күренә. Карбыз ашау нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырулар төрле. Аларны булдырмау өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Карбызны бөтенләй ашамый башларгамы?

Карбыз ашасаң ни була?

Әгәр кеше сәламәт булса, карбызны август аенда гына ашаса, артык күп ашамаса һәм карбыз зарарлы матдәләрсез икән, берни дә булмый. Ә инде синең тарафтан “юк ителгән” карбыз витаминнарга гына түгел, ә нитратларга да бай булып чыкса (аларны карбыз яхшырак һәм тизрәк үссен өчен кулланалар), агуланырга мөмкин. Нитратлар кеше организмына килеп эләккәч, зыянлы нитритларларга әверелә. Алар исә төрле катлаулы авырулар (шул исәптән онкологияне дә) барлыкка китерә ала.

Агуланганыңны каян белергә?

Карбыз белән агулануның билгеләре 1-2 сәгатьтән соң да, 1-2 көннән соң да күренергә мөмкин. Аларга температура күтәрелү, баш, эч авырту,  күңел болгану, косу кебекләрне кертегә мөмкин. Бу очракта кичекмәстән табибка барырга кирәк.

Шуны да истә тоту мөһим: озак сакланган очракта, карбыздагы нитрат үзеннән-үзе дә нитритка әверелә ала. Әгәр карбыз дымлы җирдә сакланса, андагы нитритларның күләме тагын да арта. Шуңа күрә аның кайда, ничек саклануы бик зур роль уйный.

Кемгә ярый һәм кемгә ярамый?

Агуланмас өчен карбызны ашар алдыннан яхшылап юыгыз.

Шешенү (отек) белән интегүчеләргә карбызны күп ашау бөтенләй тыела. Ник дигәндә, шешенү куркынычы тагын да артачак. Ә бу йөрәк, кан тамырлары, бөер эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.

Йөрәк авырулары булган кешеләргә дә карбызны артык күп ашау ярамый. Карбызда калий бик күп. Аның күп булуы йөрәк ритмының бозылуына китерергә мөмкин. Карбыз ашау тискәре нәтиҗәләргә китермәсен өчен карбызны 2 яшьтән дә кечкенә балаларга бирмәскә кирәк. Зуррак яшьтәге балаларга, йөкле хатын-кызларга, ашказаны һәм йөрәк авырулары булганнарга өлгергән, сыйфатлы карбызларны гына һәм август ахыры сентябрь башында гына ашарга киңәш ителә.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев