Логотип Идель
Бу – тема!

«КАРАШ»: КЫЗЛАРНЫҢ ЙӨРӘГЕН ЯНДЫРГАН ТӨРКЕМ

Тиз арада  кызларның йөрәген яулаган төркемгә күптән түгел 1 яшь тулды. Шатлыктан чиный аласың: сүзебез «Караш» төркеме турында булачак.

«Караш»ка кадәр

Динар: Ансамбльдә балет артисты булып биедем. Балалар бакчасында да эшләдем. «Казан» бию ансамблендә дә чыгыш ясадым.

Айназ: 4 елга якын Айдар Фәйзрахмановның Җыр һәм бию ансамблендә эшләдем. Анда арка һәрчак төз булырга тиеш. Монда килгәч, төз арка белән хип-хоп биеп йөрдем әле (көлә). 

Дамир: Җырлый идем, телевидениедә алып баручы булып эшләдем. Аспирантураны тәмамладым. Фәннәр кандидаты булдым.  Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы мин. Дәүсоветта депутатлар утыра торган җирдә бер урынны алып торам (көлә).

Руслан: Консультант та, кассир да булдым. Иҗатны да онытмадым. Университетта узган чараларда актив катнаша идем.

Тышкы кыяфәт

Динар: «Чәч буярга» дигәч, югалып калдым. Ансамбльдә андый әйбергә күнекмәгән. Әни, чәчне күргәч: «Прикольно!» – диде. Әбекәй аңлап бетермәде (елмая).  

Айназ: Тышкы кыяфәттәге үзгәрешләрне кабул итү җиңел булмады. Чәчләр нинди генә төсләргә керми. Хәзер инде образым ошый. Бер ролик төшергәндә, бөтен егетләргә  – спорт киемнәре, ә миңа тренч кидерделәр. «Ник бөтен кешегә нормальный кием, ә миңа плащ кидерәсез?» – дип тә йөргән идем әле. Хәзер аны рәхәтләнеп урамда киеп йөрим.

Дамир: Беренче чорда миңа хореография ягыннан бераз авыррак булды. Агач кебек идем. «Караш»ка килгәч, чәчемне сорыга буяттым. Икенче көнне көллияткә барырга кирәк. «Нәрсә әйтерләр икән?» – дип, курка-курка кердем. Бер сүз әйтмәделәр, пышылдаштылар гына. Әле ябыктым да: 85 килограммнан 67 гә калдым.  

Руслан: Чәчебезне нинди төскә буярга ниятләүләрен алдан белмибез. Стилист: «Буягач белерсез», – дип кенә әйтә. Беренче төс сары иде. Ияләшмәгәннән бераз сәер булды. Ярты ел элек янып тора торган җирән төстә булдым. Кеше көлә кебек тоела иде. Аннан ничектер ошап китте.

Атнасына күпме акча тотасың?

Динар: 2500 сум тирәсе. Иң күп акча ашауга китә.

Айназ: Акча туздырырга яратмыйм. Иң кирәк әйберләрне генә алам. 2000 тирәсе тотамдыр. Иң күп акча бензинга китә.

Дамир: Элек бензинга күп тотсам, хәзер, дөрес туклана башлагач, акча аңа күп китә. Арзан әйбер булып чыкмады ул ПП (көлә). Атнасына 1000 сум тотамдыр. Ну 2000нән артмый инде.

Руслан: Элек акчаны бик күп тота идем. «Акция» дип, бөтен кибетне баетып чыгып киткән чаклар булды. Үземне хәзер бәйрәмнәрдә генә баловать итәм. Атнасына 1000 сумга да яши алам. Иң күп акча ашауга китә.

Кызларда булырга тиешле 3 сыйфат?

Динар: Ул минем дөньядан булсын. Чибәр, уңган булып та, фикерләр төрле булса,  авыр булачак. Аннан инде тышкы кыяфәт килә. Кайберәүләр: «Тышкы кыяфәт мөһим түгел», –  диләр. Ничек мөһим булмасын инде? Әлегә кызым юк. Элек бар иде. Аларга бит игътибар кирәк. Кеше баласының йөрәген әрнетәсем килми. Вакыты җиткәч булыр әле.

Айназ: Нәфислек, матурлык, ягымлылык. Мондый сыйфатларга ия кызлар күп. Сайлау мөмкинлеге булганда, күзләр камаша инде. Әлегә эзләнеп тә йөргән юк. Кызлар белән чыгышлар вакытында гына күрешәбез.

Дамир: Чая булсын. Чибәр, тәрбияле булуы мөһим. Бүгенге көндә йөргән кызым юк. Сайланам. Кайчак: «Бәлки, аның кадәр сайланырга кирәкми дәдер», дип уйлап куям.

Руслан: Матур, акыллы, тәрбияле булсын. Мине аңлый белсен иде. Йөргән кызым юк. Мин инде кызлар белән күп йөрдем (көлә). Аларга бит игътибар кирәк. Әз генә язмый торсаң да, үпкәли башлыйлар. Безнең чыгышлар вакытында алгы рәтләрдә кызлар утырса шәп инде. Тагын да тырышыбрак чыгыш ясый башлыйсың.

Бер-берсе турында аерым

Динар:  «Айназ артык җаваплы. Слишком дип әйтер идем. Ул ял итәргә кирәк дигән әйберне белми. Шуның белән ачуны чыгара. Дамир бездән олырак. Ул тиз кызучан. Кысла бит ул. Турысын әйтергә ярата. Кайчак аның сүзләре күңелгә нык үтеп керә. Ә  Руслан нәрсәгә тисә, шуны вата! (Көлә.)».

Айназ: «Дамирга бию авыррак бирелә. Аның каравы, яхшы итеп сөйли белә. Дикки бик яхшы бии. Ну аны уздырасы килә инде! Дикки монда килгәч кенә җырлый башлады».

Дамир: «Айназ – лидер. Бик тәмле итеп ашарга да пешерә белә. Дикки – хореограф. Ул – күбрәк рэпер. Тик аның җырлыйсы килә, күңеле җырга тарта. Руслан душта җырларга ярата. Юынырга кереп китсә, бетте инде (көлә)».

Руслан: «Айназ – лидер. Җаваплылык хисе көчле анда. Ә Дамирның «подколлар»ы кайчак ачуны чыгара».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев